Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары

10 декабрьдә Кирельск төп гомуми белем бирү мәктәбендә Кама Тамагы муниципаль районы рус мәктәбендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технологияләр куллану үзенчәлекләре" дип исемләнгән семинар булып узды. Семинарда Кирельск төп гомуми мәктәбендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары (Абдуллина Г.Н., Гарифуллина Г.Ф.)...

10 декабрьдә Кирельск төп гомуми белем бирү мәктәбендә Кама Тамагы муниципаль районы рус мәктәбендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технологияләр куллану үзенчәлекләре" дип исемләнгән семинар булып узды.

Семинарда Кирельск төп гомуми мәктәбендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары (Абдуллина Г.Н., Гарифуллина Г.Ф.) ачык дәресләр күрсәттеләр һәм "ФДБС на күчү чорында татар теле һәм әдәбиятын укыту проблемалары" темасы буенча чыгышлар тыңланды.

Семинарның икенче өлеше түгәрәк өстәл янында дәвам итте. Рус телендә сөйләшүче балалар төркемнәрендә 2014-2015 нче уку елына яңа үрнәк программаларга, ФДБС на күчүгә нигезләнеп эшләнелгән 5-7 нче сыйныфларда әдәбият укыту авторлары(Мотыйгуллина Ә.Р., Ханнанов Р.Г) белән җылы очрашу булды. Авторлар рус төркемнәрендә укучы 5-7 сыйныфларда татар әдәбиятын ничек һәм нинди ысуллар белән укыту турында тулы мәгълүмат бирделәр. Очрашу вакытында укытучыларыбызүзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.

Очрашудан барысы да бик канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев