16 декабрь 2014 яңалыклары
-
Юбилей тантанасында
9 декабрьдә 9 кешедән торган раойн делегациясе Казанның "Пирамида" концертлар залында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнащында "Сәләт"нең 20 еллык юбилее тантанасында катнашты. Делегация составында Иске Казиле урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Римма Сабирова да бар иде.
-
Бәйрәм алды ярминкәсе
Иске Казиле урта мәктәбендә Яңа ел алдыннан ярминкә уздырылды. Анда мәктәпнең барлык сыйныф укучылары каташты.
-
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары
10 декабрьдә Кирельск төп гомуми белем бирү мәктәбендә Кама Тамагы муниципаль районы рус мәктәбендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технологияләр куллану үзенчәлекләре" дип исемләнгән семинар булып узды. Семинарда Кирельск төп гомуми мәктәбендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары (Абдуллина Г.Н., Гарифуллина Г.Ф.)...
-
Матурлыкка тартылып
12 декабрьдә Кама Тамагы балалар музыка мәктәбендә ата-аналар җыелышы үткәрелде. -Бүген безнең балалар, без аны телибезме юкмы, компьютер мониторларына береккән, аларны планшет, смартфоннардан аерып алуы авыр. Алар мәгълүматны визуаль кабул итә. Безнең мәктәпнең бурычы балаларны тыңларга һәм ишетергә, тавышларның матурлыгын һәм күплеген кабул итәргә өйрәтү,-диде музыка мәктәбе директоры Зөлфия Мөхәммәдиева...