Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татар әдәбиятының кояшы

Моң йомгагын сүтә-сүтә, Ил буйлап йөри Тукай Шигъриятнең пәйгамбәре, Мәңге үлемсез Тукай. Менә ямьле яз айлары җитте. Апрель аның нәкъ уртасы.Тукаебызны китергән мәрхәмәтле ай. Еллар, гасырлар уза тора. Кайбер данлыклы шәхесләр онытылалар. Ә менә Тукаебыз халык хәтерендә һаман саклана, күңелдән бер минутка да китми, әйтерсең лә сихри алмаз бөтен җиһанга...

Моң йомгагын сүтә-сүтә,

Ил буйлап йөри Тукай

Шигъриятнең пәйгамбәре,

Мәңге үлемсез Тукай.

Менә ямьле яз айлары җитте. Апрель аның нәкъ уртасы.Тукаебызны китергән мәрхәмәтле ай. Еллар, гасырлар уза тора. Кайбер данлыклы шәхесләр онытылалар. Ә менә Тукаебыз халык хәтерендә һаман саклана, күңелдән бер минутка да китми, әйтерсең лә сихри алмаз бөтен җиһанга нур сибә. Тукай иҗатының магнит кебек халыкны үзенә тартып тору көче нидән гыйбарәт соң? Минемчә, аны тудырган һәм сөйгән бөек халкында, туган төбәгендә, җирлегендә, нигезендә. Көмеш кыңгырау кебек яңгыраулы, саф чишмә суларын хәтерләтеп челтерәп ага торган, иң мөкатдәс, иң газиз, иң матур аһәңле, шигъриятле туган телендә. 23 апрельдә Г.Тукайның туган көне уңаеннан районүзәк китапханәсе каршында Г.Тукайга багышланган шигърият кичәсе узды. Укучыларыбыз олуг шагыйрь Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр. Балаларга истәлеккә китаплар бүләк ителде. Шигърият бәйрәме бик күңелле узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев