29 апрель 2015 яңалыклары
-
Исерек әлмәтле кечкенә кызны таптаткан
Бу хәл Түбән Мактамада була. KIA Spectra машинасында исерек шофер җәяүлеләр юлына менә. Юл янында торган кызчыкның аяклары өстеннән чыга һәм өстәвенә өч машинага зыян китерә. Исерек шофер юл һәлакәте урыныннан кача. Әлмәт таңнары
-
Мәк ярату төрмәгә китергән
Лениногорскида яшәүче берәү, пычак белән янап, үзәк базардан 4 мең 200 сумлык 21 төргәк кондитер мәге урлаган. Базар сакчылары ир-атны тиз арада тоткарлаган. Судта ул үз гаебен өлешчә таныган. Аны 5 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Безнең гәҗит
-
Шашлык пешерергә дә, чүп яндырырга да ярамый
Татарстанда янгынга каршы махсус режим игълан ителде. Бу чорда чүп-чар һәм корыган үләнне яндыру катгый тыела. Моны хәтта үз ишегалдыңда башкарырга да ярамый. Кагыйдә бозучыларны шактый зур күләмдә штрафлар көтә. Билгеле булганча, агымдагы ел янгыннарга шактый бай булды. Хакасиядәге янгын белән бәйле куркыныч вакыйгалар кемне генә битараф калдырды икән? Көннәр...
-
"Уенчык бүләк ит" акциясе
Кама Тамагы татар урта мәктәбе укучылары "Уенчык бүләк ит" хәйрия акциясендә катнашты.
-
Татар әдәбиятының кояшы
Моң йомгагын сүтә-сүтә, Ил буйлап йөри Тукай Шигъриятнең пәйгамбәре, Мәңге үлемсез Тукай. Менә ямьле яз айлары җитте. Апрель аның нәкъ уртасы.Тукаебызны китергән мәрхәмәтле ай. Еллар, гасырлар уза тора. Кайбер данлыклы шәхесләр онытылалар. Ә менә Тукаебыз халык хәтерендә һаман саклана, күңелдән бер минутка да китми, әйтерсең лә сихри алмаз бөтен җиһанга...
-
Гражданлык позициясе күрсәтеп
Бөек Җиңүнең 70 еллгына багышланган балалар рәсеме һәм плакаты республика конкурсында Балчыклы авылыннан Саҗидә Сәгъдиева "Гражданлык позициясен күрсәткән, Бөек Ватан сугышы ветераннарына ихтирам һәм Ватанына мәхәәбәт өчен" 4-6 яшьтәгеләр арасында беренче урынны алды һәм РФ дәүләт учреждениесе һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия һөнәри союзының ТР оешмасы дипломы белән бүләкләнде.
-
Җирле үзидарә көне
27 апрельдә Кама Тамагы мәдәният йортында Җирле үзидарә көненбәйрәм иттеләр. Тантанада район, поселоклар. авыллар иминлеге хакына эшләүче муниципаль берәмлек җитәкчеләрен һәм җирле хакимият белгечләрен хөрмәтләделәр. Чараның тантана өлешендә МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов катнашты. Ул ТР Дәүләт Советы рәисе, ТР муниципаль берәмлекләр советы, МР рәхмәт хатлары, Кама Тамагы МР...
-
Традиция дәвам итә
Пенсия фонды идарәсе алдан килгән матур гадәт буенча яңа гына пенсиягә чыгучыларга пенсия таныклыклары тапшыруны дәвам итә. 20 апрельдә ПФР идарәсенең клиентлар хезмәтендә идарә җитәкчесе Илмир гыйлметдинов "яшь" пенсионер Резедә Әсхәдуллинага пенсия таныклыгы тапшырды. Илдмир Илдус улы аны тормыш юлындагы әлеге истәлекле вакыйга белән котлап, сәламәтлек, иминлек, озын гомер һәм...