Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәдәният елы уңышлы ел булды!

Олы Кариле мәдәният йорты капиталь ремонттан соң үзенең ачылышы белән халыкны беренче тапкыр (әле ул чакта рәсми төстә ачылмаса да) нәкъ "Яңа ел" бәйрәме белән ял иттергән, шатландырган иде. Ул чакта әле залда бер урындык та, мәдәни чараларү уткәру өчен аппаратура да, музыкаль башка төр ңиһазлар да юк иде. Коры...

Олы Кариле мәдәният йорты капиталь ремонттан соң үзенең ачылышы белән халыкны беренче тапкыр (әле ул чакта рәсми төстә ачылмаса да) нәкъ "Яңа ел" бәйрәме белән ял иттергән, шатландырган иде.

Ул чакта әле залда бер урындык та, мәдәни чараларү уткәру өчен аппаратура да, музыкаль башка төр ңиһазлар да юк иде. Коры бина, буш сәхнә !. Шул чордан башлап авылга мәдәният йорты чакыруы буенча 12 тапкыр артистлар группасы килеп, концерт программалары белән чыгыш ясады. Шунын өстенә цирк, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар Дәүләт драма театры, Әлмәт Татар Дәүләт драма театры спектакльләре һәм башка коллективларнын чыгышлары булды. Бугенге көндә культура йортында яшьләр белән эшләр өчен, аларның ялын оештыру өчен шартлар бар. (Теннис, биллиард уеннары юк югын). Үтеп бара торган бер ел эчендә Мәдәният йортына 200 данә йомшак урындык, кыйммәтле аппаратура, ноутбук, музыкаль үзәк, ксерокс -"три в одном" кайтартылды. Ел тмамланганчы тиешле мебель (трибуна белән ике йомшак кәнәфи кайтты) кайтыр дип көтелә. Мәдәният йорты җылы, якты, шунда ук китапханә, шахмат-шашка залы, һәр көнне кичләрен мәдәният йортында җыр, бию, музыка тавышы яңгырап тора. Театр, жыр-бию ансамбльләре оешып килэ. Алар үзлренен беренче чыгышлары белән "Әниләр көне" нә "Сак-Сок" бәетенә нигезләнеп сәхнәләштерелгән спектакль һәм концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Шушы ук программа белән узган шимбәдә Яңа Сала авылы мәдәният йортында да унышлы чыгыш ясаы. 6 декабрьдә мәдәният йорты эченә һәм тышта мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкка куелган чыршыларга "Яңа ел" утларын кабызу бәйрәме үтте. Яшьләр (бәйрәмгә төрле авыл яшьләре дә килгн иде) инде "Яңа ел" чыршысы тирәсендә биеде, жырлады, уеннар уйнап күнел ачты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев