8 декабрь 2014 яңалыклары
-
Юбиляр
8 декабрьдә Балчыклы авылында яшәүче Кәримова Минҗиһан Минһаж кызы 90 яшьлеген билгеләп үтте. МР башлыгы исеменнән Илдан Шайморзин һәм авыл җирлеге башлыгы Радик Сәгъдиев Миньиһан әбигә үзләренең җылы котлауларын житкерде. Авыл мәктәбендэ 7 класс белем алганнан соң колхозда төрле эшләрдә эшләгән . 1941 елда әти-эниләре белән Казанга куүенеп китәләр ....
-
Ату буенча дәрес
Кадет белеме профильле мәктәпне үстерүнең иң мөһим юнәлешләренең берсе, ул патриот, гражданин һәм Россиянең киләчәге хакына иҗади эшчәнлеккә сәләтле һөнәри тәрбияләүгә чын юл. Кадет мәтәбе укучылары расында пневматик пистолеттан ату дәресе үткәрелде.
-
Йомгаклау дәресләре
ТРда янгын сагы хезмәткәрләрен һөнәри әзерлек планы нигезендә декабрьдә янгын сагы хезмәткәрләренең укуы тәмамлана. Уку йомгаклары буенча зачет кабул ителә. Каратал авылындагы аерым янгын сагы посты хезмәткәрләре теоретик әзерлек буенча зачет тапшырдылар.
-
Хезмәтен хөрмәтләп
ТР Президенты Фәрманы нигезендә Кама Тамагы муниципаль районының Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдус Хатыйп улы Сәгъдиев озак еллар фидакарь хезмәте, җирлеүзидарә органнары эшчәнлеген камилләштерүгә керткән өлеше өчен «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүгә керткән өлеше өчен» медале белән бүләкләнде.
-
Гражданнарның хезмәт хокукларын яклау
11 декабрьдә 10.00 дән 17.00 сәгать кә кадәр хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хезмәт хокукларын үтәүне тәэмин итү максатында халык өчен «кайнар линя» ачылачак. Төгәл мәгълүмат, бәхәсле хәлләрне аңлатуда гражданнарга ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле аппараты, ТРда дәүләт хезмәт инспекциясе, ТРда Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре ярдәм итәчәк.
-
Тематик дәрес үткәрелде
Иске Казиле урта мәктәбендә коррупциягә каршы Халыкара көрәш көненә карата коррупциягә каршы көрәш кысларында тематик дәрес үткәрелде. 9-11 сыйныф укучылары арасында аларынң коррупциягә мөнәсәбәте буенча анкета үткәрелде.
-
Мәдәният елы уңышлы ел булды!
Олы Кариле мәдәният йорты капиталь ремонттан соң үзенең ачылышы белән халыкны беренче тапкыр (әле ул чакта рәсми төстә ачылмаса да) нәкъ "Яңа ел" бәйрәме белән ял иттергән, шатландырган иде. Ул чакта әле залда бер урындык та, мәдәни чараларү уткәру өчен аппаратура да, музыкаль башка төр ңиһазлар да юк иде. Коры...