Биюче булмасам да, өйрәнергә бик теләп булышам

Илдус Шакировка 65 яшь. Ул Олы Кариледән. Биредә туган, уыган, гомере буе шушында эшләгән. -Яшь чакта биергә ярата идем. - ди Илдус абый. - Мәктәптә укыганда армиядән бер егет кайтты. Ул клубта "Яблочко" биюен башкарды. Ул миңа шул кадәр ошады ки, кичен елгада боз өстенә чыгып чечетка биергә йөрәндем. Аяк...

Илдус Шакировка 65 яшь. Ул Олы Кариледән. Биредә туган, уыган, гомере буе шушында эшләгән.

-Яшь чакта биергә ярата идем. - ди Илдус абый. - Мәктәптә укыганда армиядән бер егет кайтты. Ул клубта "Яблочко" биюен башкарды. Ул миңа шул кадәр ошады ки, кичен елгада боз өстенә чыгып чечетка биергә йөрәндем. Аяк белән бәреп биим, үзем кеше күрмәсен дип як-ягыма каранам. шулай итеп өйрәндем, хәрәкәтләрен истә калдырдым, чечетканы теге егеттән бер дә ким ясамадым. Укытучыбыз Нәгыймә апа Хәмидуллина Илсур Кәримуллин белән безне гел биергә өйрәтергә тырышты. Илсур минем классташ, ул баянда уйный.Хәер шушы көнгә кадәр уйный әле ул. Аягымны авырттыргач, бии алмыйм, әмма йөрәтергә, әйтеп җибәрергә һәрвакыт әзермен. Әнә Илнар Идрисовның "Яблочко" биюен йөрәнәсе килде, мин бик теләп ярдәм иттем. Афәрин, бик матур бии.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 25 декабрь 2019 - 13:41
    Кама Тамагы: Яңа елны каршылыйбыз
  • 25 декабрь 2019 - 13:40
    "Туган як/ Родной край" форумында катнашучыларны Рудник урта мәктәбенең укытучылар һәм укучылар коллективы җылы каршы алдылар
  • Идел буйлап Рейд
  • Кирельский авылында мәдәният йорты
  • 9 май - Җиңү көне