18 апрель 2015 яңалыклары
-
Биюче булмасам да, өйрәнергә бик теләп булышам
Илдус Шакировка 65 яшь. Ул Олы Кариледән. Биредә туган, уыган, гомере буе шушында эшләгән. -Яшь чакта биергә ярата идем. - ди Илдус абый. - Мәктәптә укыганда армиядән бер егет кайтты. Ул клубта "Яблочко" биюен башкарды. Ул миңа шул кадәр ошады ки, кичен елгада боз өстенә чыгып чечетка биергә йөрәндем. Аяк...
-
Дипломантларны котлыйбыз!
Бөек Җиңүне бәйрәм итәр алдыннан "Эзләнү. Табу. Ачыш" иҗат эшләре бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Конкурсны оештыручы - Ватанны саклаганда һәлак булучыларның истәлеген мәңгеләштерү буенча "Поисковое Движение России" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте. Мәктәп укучылары да әлеге чарадан читтә калмады һәм үз эшләрен тәкъдим итте. Гүзәл Зиннәтуллина (Затон урта мәктәбе) һәм Олеся Сорокина...
-
"Акчарлак"та прокуратура органы хезмәткәрләре көч сынаша
Бүген "Акчарлак" спорт-савыктыру комплексында ТР прокуратура органы хезмәткәрләренең "Көнбатыш" IV спартакиадасының зона этабы үткәрелә. Республиканың 18 прокуратура коллективы бадминтон, йөзү, җиңел атлетика, өстәл теннисы һәм шахмат, гер спорты, шулай ук мини-футбол һәм волейбол буенча команда беренчелегендә көч сынаша.
-
Яхшы эшләделәр
Бүген район оешма һәм предприятие хезмәт коллективлары, шуөлай ук торак милекчеләре ширкәте үз территорияләрен җыештырырга чыкты. Алдагы көн явып узган яңгырдан соң шимбә кояш чыкгып, каматамагылыларның кәефен күтәреп җибәрде. Барысы да төп бурычны уңышлы башкарып чыкты. Көзге яфрак һәм үлән чәчәклекләрне һәм ротуарларны тутырып тормый. Һәр шимбә каматамагылылар районны яшелләндерү...
-
Әлифба белән саубуллашу
И, әлифбам, син фәннәрнең Тәүге баскычы. Син кадерле туган телемнең Алтын ачкычы. Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбендә 1А, 1Б сыйныфы укучыларының "Әлифба белән саубуллашу" бәйрәме узды. Балалар бәйрәмгә ныклап әзерләнгән. Сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. "Күрсәт әле, Үскәнем?", "Кәрия-Зәкәрия", "Чебиләрем" уеннарын да бик яратып уйнады. Бәйрәм бик...
-
Бүгеннән язгы ау чоры башланды
Апрельнең 3нче шимбәсеннән Татарстан Республикасы территориясендә язгы ау чоры ачылачак һәм 27 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Язгы ау объектлары: казлар (сорыдан башка); ата үрдәкләр; тәлләтәвеч; көртлек; суер. Татарстан Республикасы территориясендә яз көне 1 көнгә түбәндәге нормалар билгеләнгән: каз - 2 баш; ата үрдәк - 3 баш; тәлләтәвеч - 3 баш....