Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата авылара үзәк китапханәдә шигырь укучылар бәйгесе булды

18 февральдә шигырь укучыларның район конкурсының икенче өлеше булды. Бу юлы анда 61 укучы катнашты, Бөек Ватан сугышы турында шигырьләр һәм әсәрләрдән өзекләрне татар телендә укыды. Авыл мәктәпләреннән конкурста катнашучыларны авыл китапханәләр китапханәчеләре әзерләгән. 3-5 сыйныф укучылары Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Нәби Дәүли, Шәйхи Маннур һәм башка танылган шагыйрьләрнең Ватанга...

18 февральдә шигырь укучыларның район конкурсының икенче өлеше булды. Бу юлы анда 61 укучы катнашты,

Бөек Ватан сугышы турында шигырьләр һәм әсәрләрдән өзекләрне татар телендә укыды. Авыл мәктәпләреннән конкурста катнашучыларны авыл китапханәләр китапханәчеләре әзерләгән. 3-5 сыйныф укучылары Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Нәби Дәүли, Шәйхи Маннур һәм башка танылган шагыйрьләрнең Ватанга мәхәббәт һәм аны басып алучыларга карат нәфрәт белән сугарылган шигырьләрен укыды. Шигырь укучылар бер-берсеннән башкару осталыгы ягыннан аерылып торсалар да, шунысы бәхәссез, алар барысы да үзләренең хисләрен тамашачыга җиткеререгә тырышты. Кама Тамагы татар урта мәктәбе аерум мактауга лаек, жюри аларның конкурс турындагы положениенең барлык пунктларын үтәүләре һәм җаваплылыгын билгеләп үтте. Әлеге мәктәптән дүртенче сыйныф укучысы Алисә Хәйруллина һәм җиденче сыйныф укучысы Рузилә Хуҗина үз номинацияләрендә иң яхшылары булды. Икенче урында Алисә Әхмәтҗанова (7 кл), Илүзә Биктимерова һәм Салават Кадыйров (7 кл), Заринә Заһидуллина 3нче урынны алды. Авыл мәктәпләреннән жюри беренче урынны бердәм тавыш белән Олы Салтык мәкутәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Адилә Гарифуллинага һәм Кирельск мәктәбенең җиденче сыйныф укучысы Дарья Шаповалга бирде. Алар үзләре сайлаган әсәрләр геройларының хисләрен тулысы белән җиткерә алды. Келәнчедән Айзирә Нигъмәтуллина (5 кл), Иске Казиледән Адилә Хәсәнова (5 кл), Олы Кариледән Айзат Мотыйгуллин (8 кл), Көрәледән Рамилә Нуруллина (3 кл) II урынны алды. Өченче урында - Олы Салтыктан Алисә Гомәрова (5 кл), Иске Барыштан Язилә Габидуллина (5 кл) һәм Иске Казиледән Данис Булавтов (6 кл). Кама Тамагы урта мәктәбе конкурсның икенче бүлегенә 30 укучы җибәргән иде. I урынны Араксия Кетцян (3 кл) һәм Рәзилә Бикмуллин (5 кл), Алия Нигъмәтҗанова һәм Наилә Хананова - 8а, икенче урында - Камилла Хәйруллина, 4 класс; Регина Нафикова, 7 А кл, Рузәл Галиев, 3Б кл. Өченче урында - Лениза Биккенина, 3Б кл һәм Ксения Яшина 7А кл, һәм Дарина Семагина, 8А кл. Үзәк китапханә өлкән китапханәчесе, жюри әгъзасы Миләүшә Заһретдинова катнашучыларга һәм аларның остазларына рәхмәт әтте: "Катнашуыгыз, матур чыгышларыгыз белән сез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә зур өлеш кертеп, әти-балаларыбыз - Ватаныбызны азат итүчеләрнең хәтеренә лаек булдыгыз. Шунысы яхшы, Әдәбият елында сугыш турында рус һәм татар әдәбиятының иң яхшы әсәрләре белән таныштыгыз".

Конкурсның республика этабында район данын Кама Тамагы урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Эльза Закирова һәм 8 сыйныф укучысы Алия Нигъмәтҗанова яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев