20 февраль 2015 яңалыклары
-
Донор көне үткәрелде
19 февральдә үзәк район сырхауханәсендә Донор көне үткәрелде. Бу көнне 68 донор түләүсез нигездә кан тапшырды. "Кама Тамагы" АХП, "Кама Тамагы гипс руднигы" ААҖ һәм сырхауханә хезмәткәрләре актив катнашты. Шулай ук кан тапшыручылар арсында пенсионерлар, студентлар һәм эшсеәләр дә бар иде. Кан алу станциясе акциядә катнашкан каматамагылыларга рәхмәтле. 30 литр...
-
Бадминтон буенча район турниры
17 февральдә "Акчарлак" спорт комплексында бадминтон буенча ТР беренчелегенең зона этабына сайлау турниры үткәрелде. Ярышларда Кирельск, Кама Тамагы татар, Сөйки, Рудник, мәктәпләре һәм Кама Тамагы ДЮСШ спортчылары катнашты. Барлыгы 72 кеше көч сынашты. Турнирны оештыручылар районда бадминтончылар саны артуын билгеләп үтте. Әлеге турнир иң көчле бадминтончыларны ачыклады. Алар 28 февральдән...
-
Иң яхшысы дип табылды
19 февральдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында "Татарстан Республикасының күпфатирлы йортларга идарә итүне оештыру бердәмлеге" коммерция партнерлыгы СРО җыелышы үткәрелде. Анда районның ике идарә компаниясе җитәкчеләре катнашты. Җыелышта ИК арасындагы конкурска йомгак ясалды. "Затон" ШИК "100000 кв.м. кадәр торак фондка хезмәт күрсәтүче оешма һәм предприятиеләр" номинациясендә ТРда күпфатирлы йортларга...
-
Кама Тамагы районында кышкы спорт уеннары
Узган шимбәдә халыкта "Кышкы Сабантуй" дип аталган традицион кышкы спорт уеннары егерме тугызынчы тапкыр үткәрелә. Аны үткәрү тарихы 1986 елда Олы Кариледә башлана. Ул вакыттан әлеге ярышлар Тәмте, Олы Салтык, Каратал, Тенеш, Сөйки, Куйбышев затон, Кирельскида үткәрелде. Соңгы вакытта, быелгы кебек үк, "Акчарлак" спорт -савыктыру комплексын файдалануга тапшырганнан соң һәм...
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата авылара үзәк китапханәдә шигырь укучылар бәйгесе булды
18 февральдә шигырь укучыларның район конкурсының икенче өлеше булды. Бу юлы анда 61 укучы катнашты, Бөек Ватан сугышы турында шигырьләр һәм әсәрләрдән өзекләрне татар телендә укыды. Авыл мәктәпләреннән конкурста катнашучыларны авыл китапханәләр китапханәчеләре әзерләгән. 3-5 сыйныф укучылары Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Нәби Дәүли, Шәйхи Маннур һәм башка танылган шагыйрьләрнең Ватанга...