Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тәртип сагында торучылар

7 ноябрьдә район мәдәният йортында эчке эшләр органы хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара булды. "Югары Ослан" полиция бүлеге җитәкчесе Роберт Хөснетдинов ОВД ветераннары, Кама Тамагы бүлекчәсенең шәхси составын һөнәри бәйрәм белән котлады. Ул яңа вакытның алга куелган бурычларын хәл итүдә яңа нәтиҗәле алымнарын таләп итүен билгеләп үтте. Роберт Хөснетдинов эшләүче...

7 ноябрьдә район мәдәният йортында эчке эшләр органы хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара булды.
"Югары Ослан" полиция бүлеге җитәкчесе Роберт Хөснетдинов ОВД ветераннары, Кама Тамагы бүлекчәсенең шәхси составын һөнәри бәйрәм белән котлады. Ул яңа вакытның алга куелган бурычларын хәл итүдә яңа нәтиҗәле алымнарын таләп итүен билгеләп үтте.
Роберт Хөснетдинов эшләүче һәм лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләргә ведомство бүләкләре, грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. II дәрәҗә "Хезмәттәге аерымлыгы өчен" Россия МВД медальләре Евгения Сабирова, Илфат Дәүләтшин, Рамил Хәйруллин, Рәис Мөхәммәтшин, Илһам Садыйков, Илһам Вәлиев, Рәис Зиннәтуллинга тапшырылды. III дәрәҗә "Хезмәттәге аерымлыгы өчен" Россия МВД медальләре белән Радик Әхмәтҗанов, Илнур Бикмуллин, Вилдан Галимов, Александр Борнашев, Марат Вазыйхов, Илдар Хәйруллин бүләкләнде. Муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов муниципаль район башлыгы, Совет, башкарма комитет һәм шәхсән үз исеменнән полицейскийларны бәйрәмнәре белән котлады.
Ул полиция башкарма хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән тыгыз элемтәдә эшләргә тиешлекне ассызыклады. Полиция хезмәткәрләрен котлап, Рөстәм Ирек улы полицейскийлар эшенең катлаулы, җаваплы, киеренке икәнен билгеләп үтте. Аларга һәм гаиләләренә сабырлык теләде. Рөстәм Ирек улы бүлекчәнең аеруча яхшы эшләгән хезмәткәрләре- тикшерү бүлеге тикшерүчесе Илнур Габидуллинга, анализ, планлаштыру һәм контроль инспекторы Эльмир Мөхәммәтшинга муниципаль башлыгы Мактау грамоталары тапшырды. Ә Лилия Гарифуллина, Василий Макарычев һәм Рәмис Мозаффаровлар муниципаль район башлыгы рәхмәт хатына лаек булды.
Ветераннар Советы рәисе Марс Данилов, район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров, Бөек Ватан сугышы ветераны, ОВД ветераны Хәким Галиуллин да эчке эшләр органы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Үзенең хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган иптәшләрен полицейскийлар бер минут тынлык белән искә алды.
Һәлак булган полицейскийларның туганнарына Роберт Шәрифҗан улы истәлек бүләкләре тапшырды, аларның гаиләләренә һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булуларын әйтте.
Бүген полицейскийларга яңа катлаулы шартларда эшләргә туры килә. Тәртип сагында торучыларга тарихи исемнәрен генә кайтарып калмадылар, ведомство эшчәнлегенә сыйфат таләпләре дә үзгәрде. Боларның барысы да замана полицейскийларыннан белем, күнекмә, мобильлек, башкаручанлык, стресска каршы торуны таләп итә.
Һөнәри бәйрәм көнендә полиция хезмәткәрләренә сабырлык, һөнәри үсешкә омтылыш, ә гаиләләренә үзара аңлашу һәм иминлек телибез.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X