Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зур мөмкинлекләр алдында

Һәр ел саен горур һәм шатланган ата-аналар, чыгарылыш кичәсеннән соң арыган, шулай да дулкынланган егетләр һәм кызлар муниципаль район хакимиятенә җыела. Мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлау өчен укучылар үзләре дә, укытучылар да, ата-аналар да күп көч куйган һәм әлеге тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе- укудагы уңышлары өчен медаль. Иң яхшылар белән бергә...

Һәр ел саен горур һәм шатланган ата-аналар, чыгарылыш кичәсеннән соң арыган, шулай да дулкынланган егетләр һәм кызлар муниципаль район хакимиятенә җыела. Мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлау өчен укучылар үзләре дә, укытучылар да, ата-аналар да күп көч куйган һәм әлеге тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе- укудагы уңышлары өчен медаль. Иң яхшылар белән бергә әлеге шатлыкны уртаклашырга укытучылар да, ата-аналар да килгән иде.
Үз тырышлыклары белән алтын медаль алучылар: Алсу Гыйлметдинова һәм Чулпан Вәлиева (Кама Тамагы мәктәбе), Гөлшат Баймөхәммәтова (Рудник мәктәбе), Карина Галиева һәм Илүсә Хәбибуллина (Затон мәктәбе), Миләүшә Хөснетдинова (Тәмте мәктәбе), Ранис Җиһангиров (Иске Казиле мәктәбе).
Укудагы уңышлары өчен көмеш медаль белән бүләкләнделәр: Руслан Гомәров, Алинә Әхмәтшина, Татьяна Перцова (Кама Тамагы мәктәбе), Татьяна Худяшова (Затон мәктәбе), Евгений Кожураткин (Тәмте мәктәбе), Рамил Зиннәтуллин (Сөйки мәктәбе), Илнур Нәбиуллин (Олы Салтык мәктәбе).
Аларның барысына да МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев медальләр һәм район хакимиятеннән алтын һәм көмеш сәгатьләр тапшырды. Ә ата-аналарга муниципаль район башлыгы имзалаган Рәхмәт хатлары бирелде.
-Сезнең намуслы хезмәтегез нәтиҗәсендә укучылар җитди уңышларга иреште,- дип укытучыларга мөрәҗәгать итте Зөфәр Гарәфиев. -Укучылар өчен куйган хезмәтегезгә зур рәхмәт. Ата-аналарның да моңа керткән өлеше зур. Мондый максатчан һәм эшкә сәләтле балаларны бик җаваплы кешеләр генә тәрбияли ала. Ә укучыларга һәрчак тырыш, эзләнүчән, уңган булып калуларын телим. Белем алуга омтылышыгыз беркайчан да сүнмәсен. Укыгыз, үзегез теләгән һөнәр алыгыз һәм районга яхшы белгечләр булып кайтыгыз. Без сезне көтәбез.
-Сез районыбызның "Алтын фонд"ын тулыландырдыгыз, Сез яхшыларның да яхшысы,- әлеге сүзләр белән укучыларга ИМЦ МУ директоры Нурзия Җиһаншина мөрәҗәгать итте. -Сезнең тырышлык лаеклы бәяләнер дип уйлыйм һәм үзегез теләгән уку йортларына кереп укырсыз.
-Бүген барыбызны да шатлык һәм горурлык хисе били,- дип башлады сүзен Кама Тамагы урта мәктәбе укытучысы Татьяна Гращенкова. -Барыгызны да җиңүләрегез белән котлыйм. Бу сезнең казанышларыгызда беренче әһәмиятле адым. Берегез дә үзегез сайлаган юлдан кире борылмас, һәркайсыгыз алга куелган максатына ирешсен.
Чыгарылышларның беренче җитди уңышлары, истәлекле көннәре белән МР башлыгы киңәшчесе Юрий Ильин да котлады: "Зур тормышка аяк басып иң беренче җитди адымыгызны ясадыгыз- шуның белән үзегезнең намуслы хезмәткә сәләтегезне күрсәтегез".
Чыгарылышларның һәркайсы ата-аналарына, укытучыларга,мәктәп һәм район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде, чөнки бу гаилә һәм мәктәпнең уртак уңышы. Тормыштагы әлеге беренче җиңү үзе артыннан тагып бик күп җиңүләр алып килсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев