25 июнь 2013 яңалыклары
-
Гражданнар мөрәҗәгате – игътибар үзәгендә
Кама Тамагы районы Кама Тамагы штп территориясендә коррупция күренешләрен бетерү максатларында, гражданнарга уңайлы урыннарда «Коррупция мәсьәләсе буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен" өч махсус ящик урнаштырылган. Адреслары: Калинин урамы, 31 (МР Советы һәм башкарма комитет бинасы), К.Маркс урамы, 4(РДК бинасы), Гагарин урамы, 80 (ЦРБ поликлиникасы бинасы). Алардан ай саен мөрәҗәгатьләр алына. Кабул...
-
Алман кунаклары
24 июньдә районга тугандаш Людвигслуст шәһәреннән 15 укучы һәм ике җитәкче составындагы делегация килде. Кунаклар «Идел» савыктыру лагерында яшиячәк. Алар өчен районыбыз буйлап сәяхәт-туристлык программасы, шулай ук Татарстанның музей тыюлыкларына бару каралган.
-
Зур мөмкинлекләр алдында
Һәр ел саен горур һәм шатланган ата-аналар, чыгарылыш кичәсеннән соң арыган, шулай да дулкынланган егетләр һәм кызлар муниципаль район хакимиятенә җыела. Мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлау өчен укучылар үзләре дә, укытучылар да, ата-аналар да күп көч куйган һәм әлеге тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе- укудагы уңышлары өчен медаль. Иң яхшылар белән бергә...