Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Президент безнең районда булды

Узган дүшәмбедә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов безнең районда эш визиты белән булып китте. ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов белән бергә вертолетта язгы кыр эшләре барышы белән танышты, аннары Иске Казиле авылы янында төшеп, авыл хуҗалыгы предприятиесе...

Узган дүшәмбедә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов безнең районда эш визиты белән булып китте. ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов белән бергә вертолетта язгы кыр эшләре барышы белән танышты, аннары Иске Казиле авылы янында төшеп, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре һәм җирлек башлыклары белән очрашты.

Иң беренче булып басуда ук оештырылган кечкенә генә авыл хуҗалыгы күргәзмәсе белән таныштылар. Анда чәчүдә кулланылучы орлыклар, уҗым, күпьеллык һәм башка төр авыл хуҗалыгы материаллары куелган иде.

Марат Готыф улы үзенең чыгышында безнең районда техник баетылышның түбән булуын, тракторлар җитешмәвен, Идел аръягы зонасында туфрак бонитетының иң түбән булуын билгеләп үтте. Әмма районга ярдәм күрсәтелә, моннан тыш , «Кама Тамагы» АХП җитәкчесе вазыйфасына яңа белгеч куелды һәм аның гамәлләре хәлне яхшыртуга аерым бер өмет тудыра.

Биредә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин да чыгыш ясады. Ул «Красный Восток» ААҖ оештырган авыл хуҗалыгы берләшмәләрендәге хәл турында кыскача сөйләде.

Павел Николаевич кыр эшләре, районда максатчан программалар үтәлеше турында мәгълүмат бирде. рөстәм нургали улы язгы кыр эшләре комплексын вакытында һәм сыйфатлы башкарып чыгу бурычын куйды, чөнки яхшы уңыш алу өчен барлык алшартлар да бар.

Аннары Президент һәм аны озатып йөрүчеләр Иске Казиледәге күпфункцияле үзәкне карады, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны Берлинны алуда катнашкан Мансур Гәрәевләрдә булып, аның хатынына чәчәк бәйләме, ә гаиләсенә кыйммәтле бүләккә сертификат тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев