5 май 2015 яңалыклары
-
Президент безнең районда булды
Узган дүшәмбедә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов безнең районда эш визиты белән булып китте. ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов белән бергә вертолетта язгы кыр эшләре барышы белән танышты, аннары Иске Казиле авылы янында төшеп, авыл хуҗалыгы предприятиесе...
-
Гражданнар кабул ителә
12 майда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов шәхси сораулар буенча гражданнар кабул итәчәк. Гражданнар кабул итү «Бердәм Россия» партиясенең түбәндәге адрес буенча урнашкан иҗтимагый кабул итү бүлегендә үткәрелә: Кама Тамагы штп, К.Маркс урамы, 105 (китапханә бинасы). Алдан язылу өчен телефон: 2-17-08.
-
Җиңүне каршылап
Районда театр коллективларының Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган фестивале дәвам итә. 4 майда район мәдәният йортында Илсур Кәримуллин җитәкчелегендәге Олы Кариле авыл мәдәният йорты коллективы әзерләгән «Кайту» спектакле күрсәтелде.
-
“Туган ягыбыз матурлыгы – безнең кулларда” (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Каматамагылылар районыбыз матурлауга үзләреннән өлеш кертүне дәвам итә. 2 майда район оешмалары коймалар буярга чыкыты. Кама Тамагы чын мәгънәсендә ямьсез соры төсен матур ачык төсләргә алыштырды. Район халкына үрнәк күрсәтеп тулы составта эшкә чыккан район хакимияте коллективы акциядә актив катнашты. Афәрин! Дустана шартларда эшләделәр. Бу хакта фоторепортаждагы фотографияләр сөйли.
-
Бәрлегуҗа буасында - аккошлар
Һәр яз кешеләрне үзенең могҗизалары белән шаккаттыра. Менә быелда Бәрлегуҗа янындагы сусаклагычка бер төркем аккошларныңкунакка килүе авыл халкын бик сөендерде. Тынычлык, тугрылык кошларын дулкынланмыйча гына күзәтү мөмкин түгел иде.