Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кызу урак өсте

Аномаль һава шартларында кырларда уңыш өлгерде. Урып-җыю эшләрен сыйфатлы һәм өзеклекләрсез оештыру, анда практик ярдәм күрсәтү өчен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре кергән оператив төркем булдыру хакында хәбәр иткән идек инде. Урып-җыюның сыйфатын карау өчен әлеге төркем 30 июльдә "Кама Тамагы"АХПның Олы Яңасала һәм Красновидово кырларында булды. Бу көнне...

Аномаль һава шартларында кырларда уңыш өлгерде. Урып-җыю эшләрен сыйфатлы һәм өзеклекләрсез оештыру, анда практик ярдәм күрсәтү өчен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре кергән оператив төркем булдыру хакында хәбәр иткән идек инде.

Урып-җыюның сыйфатын карау өчен әлеге төркем 30 июльдә "Кама Тамагы"АХПның Олы Яңасала һәм Красновидово кырларында булды. Бу көнне ТР Авыл хуҗалыгы министрының үсемлекчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов та район кырларында уңышның ничек өлгерүен һәм пар җирләрен эшкәртүне, сабан һәм азык культуралары торышын карады. Кырларда комбайннар көзге бодай, арыш суктыралар. Олы Яңасала кырында 280га мәйданда комбайннар арыш суктырып төшке ашка туктаганнар иде. Механизаторларның кәефе әйбәт, төркем рәисе Альберт Фатыйховны, пенсиядәге хезмәттәшләре Шәһит Зариповны юксынганнарын әйттеләр. Агитбригада чыгышларын көткәннәр икән һәм алдагы елларда чыккан бюллетень дә алар өчен стимул булганы ачык аңлашылды. Комбайннар яныннан ерак түгел янгын сүндерү машинасы сакта тора, техник хезмәт күрсәтү сервисы да килеп җитте. Бүлекчә агрономы Ваһап Шәйхетдинов сүзләренә караганда, үз хуҗалык кырларында алдагы көнне башланган урак бу көнне, ягъни ике көндә төгәлләнә. Турыдан суктыралар, игенне ашлык амбарларына озатырга машиналар көтеп тора, ә саламны 2 смена оешып, тыгызлыйлар. Кырдагы 6 комбайн эш тәмамлангач күрше хуҗалыкка бара. Сыйфат билгеләү төркеме рәисе Альберт Фатыйхов әйткәнчә, эш барышын игътибар белән күзәткәннән соң, җирдә киселеп калган башаклар да очрый. 1 кв метрга 3-4 башак коелган, димәк 1га мәйданга 50 кг икмәк югалту дигән сүз. Арыш кыры чүп үләнсез - чиста булган. Агрономга игътибарлырак булырга кирәклеге әйтелде. Олы Яңасала кырыннан без чыгып барганда куркынычсызлык хезмәте машинасы да килә иде. Димәк, эш яхшы оештырылган, яңгырлар яуганчы уңышны һәм саламны югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Красновидово кырларында комбайннарны тиз тапмадык. Алар эшләгән арыш кырында рәткә тезелгән теземнәр арасында урылмый калган башаклар да бар. Камыл өстән киселгән, югары алынган башак киселеп җиргә коела. Төркем әгъзалары фикеренчә, югалту 1га мәйданга кырда 2 центнер исәпләнә. Бу хакта агрономга җиткерелде. Кырдан чыгып барганда «Беларусь» тракторы калган саламны җыйдыра иде. Икенче кырда исә бар машина җыелган. "Кама Тамагы"АХП баш агрономы Фәрит Садыйков әйтүенчә, дымлылык югары булу сәбәпле, кайсы кырга барырга хәл итәләр икән. Арыш суктырылып беткән. Якындагы көзге бодай кыры башаклары тулы, матур булып өлгергән, тик сабагы кыска, ә бөртекләр эре. Төркем әгъзасы, тәҗрибәле механизатор Шәһит Зарипов борчылып әйтеп куйды: "мондый кырларны аркылы суктырырга кирәк!" Биредә бер «НьюХолланд» комбайнында Сергей Королев эшли. Аңа җирдә башак калдырганы өчен кисәтү ясалды. Төркем әгъзалары икенче көнне Сөйки кырларын күзәтергә ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев