Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагында гриппны кисәтик

Медиклар ноябрь аенда ук безнең газета аша каматамагылыларны ноябрь-декабрь айларында гриппка каршы прививка ясату кирәклеген кисәтте. Табиб-эпидемиолог Әлфинур Бикмөхәммәтова биргән мәгълүматлар буенча, районда гриппка каршы балаларга прививка ясау ноябрь аенда ук тәмамланган. Өлкәннәр арасында түләүсез вакцина ясату оешкан төстә уку, эш урыннарында, медицина учреждениеләрендә үткәрелде. Көзен планда каралган халыкның 93...

Медиклар ноябрь аенда ук безнең газета аша каматамагылыларны ноябрь-декабрь айларында гриппка каршы прививка ясату кирәклеген кисәтте.

Табиб-эпидемиолог Әлфинур Бикмөхәммәтова биргән мәгълүматлар буенча, районда гриппка каршы балаларга прививка ясау ноябрь аенда ук тәмамланган. Өлкәннәр арасында түләүсез вакцина ясату оешкан төстә уку, эш урыннарында, медицина учреждениеләрендә үткәрелде. Көзен планда каралган халыкның 93 процентына прививка ясалган. Шул вакытта ук медикаментлар, дезинфекция чаралары, индивидуаль саклану чаралары (маскалар) запасы булдырылган.
Димәк, грипп һәм кискен сулыш юллары вирус инфекциясе вакытында эшләүгә медицина учреждениеләре әзер.
1 февральдә район үзәгендәге даруханәләрне йөреп чыгу нәтиҗәсендә түбәндәгеләр ачыкланды: Кама Тамагы штпда эшләүче биш даруханәнең бары тик икесендә генә маскалар бар, аксолин мазе исә берсендә дә юк, ул складларда да юк икән. Вируска каршы препаратларның 5-6 төре барлык даруханәләрдә дә бар, бәяләре 150 сумнан 1800 сумга кадәр. Тәҗрибәле фармацевтлар һәркемгә бу препаратларны кабул итүдә квалификацияле консультация бирә.
Грипп вирусын елның теләсә кайсы вакытында йоктырырга мөмкин, әмма кышын, кешенең иммунитеты аеруча какшаган вакытта ешрак авырыйлар. Бу йогышлы авыруның өзлегүләр китереп чыгару куркынычы зур.
Өзлегүләр булмасын өчен гриппны кисәтү чаралары күрергә кирәк, нәтиҗәдә организмның саклану көче артачак.
Беренчедән, вакцинадан баш тартмагыз. Икенчедән, кулларны ешрак юыгыз, грипп вирусы турыдан-туры элемтә аша күчә. Өченчедән, сыеклыкны күбрәк эчегез, мунча керегез, кайнар һава сулаганда грипп вирусы юкка чыга. Вирус инфекциясе кискенләшкән вакытта күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш ашагыз. Тәмәке тартмагыз, алкоголь куллануны чикләгез, бу зарарлы гадәтләр иммун системасын какшата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев