2 февраль 2016 яңалыклары
-
Дару сайлаучылар өчен: кыйммәтле даруның очсызлы аналогы исемлеге
Бүген, яшерен-батырын түгел, кулланучыларга даруханәләрдә чит илдә җитештерелгән кыйммәтле дару "төртергә" яраталар. Гаеп даруханә хезмәткәрендә генә түгел, ә үзебезнең кыйммәтле даруга өстенлек бирүдә дә. Кыйммәт булгач, сыйфатлырак, янәсе. Әмма үзебезнең илдә җитештерелгән дарулар чит илнекеннән бәя буенча гына аерыла, ди фармацевтика белгечләре. Бу уңайдан кыйммәтле даруларның очсызлы аналогларының исемлеген тәкъдим...
-
Кама Тамагы Затон урта мәктәбе укучысы Игорь Ларионов Бөтенроссия олимпиадасының призерлар исемлегенә кергән
26 гыйнварда Затон урта мәктәбе укучысы Игорь Ларионов укытучысы Александр Сорокин белән Казанда үткән тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында катнашты. Олимпиада теоретик һәм практик этапларда узган. Теоретик этапта балаларны аудиторияләргә урнаштырганнар һәм биремнәр биргәннәр. Аларны эшләп, Игорь 133 балл җыйган. 28 гыйнварда 11 биремнән торган каршылык полосасын...
-
Болактагы яшьләр театры кабат Кама Тамагында
Болактагы яшьләр театры районыбыз халкы өчен көтелгән кунак. Ноябрьдә театр актерлары каматамагылыларны "Кыш" спектакле белән шатландырдылар. 10 февральдә Болак яшьләр театры район халкын янә сөендерәчәк - район мәдәният йортында спектакль-комедия куячак. 24 февральдә Куйбышев Затон халкы яшь актерларның уенын бәяли алачак.
-
Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылы мәдәният йортында Г.Камал театры артистлары “Галиябану” спектаклен күрсәтә
8 февральдә Олы Мәрәтхуҗа мәдәният йортында Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры артистлары драматург Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" спектаклен күрсәтә. Районда яшәүчеләр аны түләүсез карый ала.
-
Кама Тамагында гриппны кисәтик
Медиклар ноябрь аенда ук безнең газета аша каматамагылыларны ноябрь-декабрь айларында гриппка каршы прививка ясату кирәклеген кисәтте. Табиб-эпидемиолог Әлфинур Бикмөхәммәтова биргән мәгълүматлар буенча, районда гриппка каршы балаларга прививка ясау ноябрь аенда ук тәмамланган. Өлкәннәр арасында түләүсез вакцина ясату оешкан төстә уку, эш урыннарында, медицина учреждениеләрендә үткәрелде. Көзен планда каралган халыкның 93...