Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы районында кышкы спорт уеннары

Узган шимбәдә халыкта "Кышкы Сабантуй" дип аталган традицион кышкы спорт уеннары егерме тугызынчы тапкыр үткәрелә. Аны үткәрү тарихы 1986 елда Олы Кариледә башлана. Ул вакыттан әлеге ярышлар Тәмте, Олы Салтык, Каратал, Тенеш, Сөйки, Куйбышев затон, Кирельскида үткәрелде. Соңгы вакытта, быелгы кебек үк, "Акчарлак" спорт -савыктыру комплексын файдалануга тапшырганнан соң һәм...

Узган шимбәдә халыкта "Кышкы Сабантуй" дип аталган традицион кышкы спорт уеннары егерме тугызынчы тапкыр үткәрелә.

Аны үткәрү тарихы 1986 елда Олы Кариледә башлана. Ул вакыттан әлеге ярышлар Тәмте, Олы Салтык, Каратал, Тенеш, Сөйки, Куйбышев затон, Кирельскида үткәрелде. Соңгы вакытта, быелгы кебек үк, "Акчарлак" спорт -савыктыру комплексын файдалануга тапшырганнан соң һәм Кама Тамагы урта мәктәбендә яхшы спорт базасы булуга бәйле рәвештә уеннарны район үзәгендә үткәрелә башлады. Әмма уеннар географиясе күпкә киңрәк. "Быел спортның тәкъДим ителгән 11 төреннән дүртесе буенча без җиңүчеләрне ачыклау өчен төркемнәрдә алдан сайлап алу ярышлары үткәрдек,анда җиңүчеләр спартакиаданың финал өлешендә көч сынашачак",- ди ДЮСШ директоры вазыйфаларын башкаручы Александр Кочетков. - болар - хоккей, мини-футбол, волейбол һәм өстәл теннисы. Әлеге турлар Олы Кариле, Тәмте, Олы Салтык, Красновидово, Иске Казиле, Сөйки, Куйбышев Затон һәм Кама Тамагы мәйданнарында булды. Аларда 400 якын кеше катнашты инде". Спорт уеннарының төп - финал өлеше спортчылар саны, хәер, җанатарлар саны буенча да күпсанлы булды. Бу "Акчарлак" комплексына каршындагы мәйданда командаларны тезүдә үк күренде. Бу көнне һава торышы уңайлы булды. Кояшлы, җылы. Җилсез диярлек. Барысы да кышкы спорт уеннары кебек масштаблы чараны алып баруга ярдәм итте. Кереш сүз белән .... чыгыш ясады. Ярыш флагын күтәрү хокукы узган спартакиадада җиүче район үзәге җыелма командасы капитаны Владимир Комаровка бирелде. Аннары ярышта катнашучылар ярыш урыннарына таралды. Беренчеләрдн булып көч сынашуга "Акчарлак" СОКныфң зур залында футболчылар кереште, волейболчылар - урта мәктәп спорт залына җыеылды, шашкачылар - бассейн фойесында уйнады. Аннары чиратлашып катнаш эстафетада чаңгычылар Заов.Каратай урман полосасын янында көч сынашты. Хоккейчылар мәктәп мәйданда боз ярды, теннисчылар - мәктәнең кече залында көч сынашты, гер күтәрүчеләр -спорткомплексының тренажер залында, йөзүчеләр - спорткомплексы бассейнында,биатлон элементлары белән катнша эстафета, чана белән йөгерү - Комаров урамында, аркан тартышу - "Акчарлак" СОК мәйданында булды.

Командалар арасында урыннар түбәндгечә булды: Кама Тамагы - 556, Олы Кариле - 547, Сөйки - 506, Кирельск - 473, Иске Казиле - 470, Тәмте - 420, Красновидово - 356, Олы Яңасала - 350, Куйбышевский Затон - 299, Кече Салтык - 292, Балтач - 222, Олы Салтык - 203, Тенеш - 160, Келәнче - 150, Иске Барыш - 150, Олы Бортас - 143, Уразлино - 130, Олы Карамал - 124, Варварино - 115, Осинники - 115.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев