Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җир яшьләр һәм көчлеләрне көтә

Николай Титов: сезнең күпләрегез юрист яки икътисадчы һөнәрен сайлар, әмма аннары кайда эшләрсез, менә бу сорау. Ә без сезгә авылда уңышлы бизнес төзәргә ярдәм итәрлек таләп ителгән һөнәр, белем алырга тәкъдим итәбез. Узган чәршәмбедә Кама Тамагы мәктәпләре чыгарылышлары алдында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, КГАВМ...

Николай Титов: сезнең күпләрегез юрист яки икътисадчы һөнәрен сайлар, әмма аннары кайда эшләрсез, менә бу сорау. Ә без сезгә авылда уңышлы бизнес төзәргә ярдәм итәрлек таләп ителгән һөнәр, белем алырга тәкъдим итәбез.

Узган чәршәмбедә Кама Тамагы мәктәпләре чыгарылышлары алдында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, КГАВМ ректоры Галимҗан Кәбиров һәм КГАУ проректоры Булат Җиһаншин чыгыш ясады. Чарада МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов, УСХиП җитәкчесе Илфат Вәлиев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Гомәров, мәктәп директорлары, "Кама Тамагы" АХП директоры Айрат Нугаев катнашты.

Очрашуны Николай титов ачты. Аның чыгышы республиканың заманча авыл хуҗалыгы предприятиеләре төшерелгән презентация белән тутылындырылды. Биредә үк авыл хуҗалыгы ВУЗлары һәм СУЗлары студентлары һәм чыгарылышларына, шулай ук авылда эшли башлаган яшь белгечләргә дәүләт ярдәме чаралары әйтелде. Болар- максатлы укучыларга һәм уку алдынгыларына югары һәм исемле стипендияләр, 50-100 мең сум яңа урынга бару акчасы һәм эшләүнең беренче елында 5 мең сум күләмендә өстәмә түләү, яшь белгечләрне аренда торагы белән тәэмин итү. Болар - иң яхшы белгечләргә грантлар, авыл хуҗалыгы юнәлешендә үз бизнесын оештыручыларга ярдәм һәм башка күп нәрсәләр.

Ветеринария академиясе белән ВУЗ ректоры Галимҗан Кәбиров һәм якташыбыз академия кафедрасы мөдире Мөнирә Гайнуллина таныштырды. ВУЗ факультетлары, алынган белемне кайда куллану, керү баллары һәм уку алдынгылары өчен мөмкинлекләр турындагы хикәяләү физика һәм биология буенча БДИ сайлаучылар өчен уңайлы булды. Булат Госман улы академия сайтына кереп, кызыксындырган мәгълүматны мөстәкыйль сайларга тәкъдим итте. "Безнең ВУЗда чит ил студентлары гына укып калмыйча, үз студентларыбыз да алмашу программасында катнашып, чит ил ВУЗларында өстәмә белем алу хокукыннан файдалана ала". Өстәмә мәгълүмат алырга теләге булучылар өчен ул үзенең телефон номерын калдырды.

Очрашуны Илфат Вәлиев дәвам итте. Ул районда белгечләр һәм студентларга ярдәм итүнең гамәлдә булгпн чаралары турында сөйләде. Аннары очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев