26 февраль 2015 яңалыклары
-
Җир яшьләр һәм көчлеләрне көтә
Николай Титов: сезнең күпләрегез юрист яки икътисадчы һөнәрен сайлар, әмма аннары кайда эшләрсез, менә бу сорау. Ә без сезгә авылда уңышлы бизнес төзәргә ярдәм итәрлек таләп ителгән һөнәр, белем алырга тәкъдим итәбез. Узган чәршәмбедә Кама Тамагы мәктәпләре чыгарылышлары алдында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, КГАВМ...
-
Сигналга колак салганнар
Тыюлык директоры Василий Никитинга шалтыратканнан соң, әлеге сигналга Тәтеш урман хуҗалыгы урманчылары да кушылды. Алар бергәләшеп тыюлык территориясенә барып, киселгән нараттөпләрен караган. Закон бозу факты буенча беркетмә төзелеп, якындагы торак пунктларның торак секторын йөреп чыкканнар. Нәтиҗәдә зыян китерүче табылган. -Язын һәм җәен урманчылык тыюлыкны корыган һәм ауган агачлардан чистартуны планлаштыра....
-
Ана капиталы белән кредит түләргә рөхсәт итәчәкләр
Хөкүмәтнең законпроектлары буенча комиссиясе кредит буенча башлынгыч взносны ана кпиталы акчасы хисабына түләүне рөхсәт итүче закон проектын хуплады. Бу вакытта гражданнарга балага өч яшь тулганныкөтәсе түгел. Бу хакта РФ Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә. РФ Хезмәт министрлыгы керткән закон проекты хөкүмәт утырышында тикшерелде. 2009-2014 елларда 424 гаилә торак төзүгә яки сатып...
-
Кибеттә зыян китерелгән товар өчен түләргә кирәкме?
Кулланучыларга киңәш: әгәр сез кибет карамагындагы товарга, мәсәлән, киштәдәге шәраб шешәсенә очраклы гына орынып китеп ваткан икәнсез һәм ул аңа түләгәнчә булса, кибет хезмәткәре сездән бозылган товар өчен акча түләүне таләп итәргә хаклы түгел.
-
Быел аракыга минималь ваклап сату бәясе 185 сумга төшәчәк
Аракыны минималь ваклап сату бәясенә 2009 елда хөкүмәт билгеләгән бәя гел артыпторса, быел ул 0,5 л шешәгә беренче тапкыр 220 сумнан 185 сумга кадәр төшәчәк.
-
Ашыгыч ярдәм хәбәр итә
Үзәк район сырхауханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегенә төрле авырулар буенча 140 чакыру алынган, алар түбәндәгечә: гипертония авырулары - 45, ДТП - юк, сырхауханәгә салынган - 10, бер кеше Буага җибәрелгән, Тәмте табиблык амбулаториясенә 25 чакыру, Сөйки табиблык амбулаториясенә 2, Олы Кариледә 10 чакыру алынган.
-
Балтачта җиңеп кайттык
Балтач районы Карадуган урта мәктәбендә үткәрелгән "Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына" багышланган Муса Җәлил исемендәге lll республика фәнни-гамәли конференциясендә Келәнче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Саттарова җитәкчелегендә 7 сыйныф укучысы Фәхретдинов Илназ һәм 8 сыйныф укучысы Сафина Лилия катнашты . Сафина Лилия III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде....
-
Алар кичергән сугыш
Олы Салтык урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Гыйззетдинова сугыш темасына тәрбия сәгате үткәрелде. Тәрбия сәгатендә 6 сыйныф укучылары катнашты.
-
Туган тел көне уңаеннан
Олы Кариле уөрта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г. Нуруллина җитәкчелегендә "Туган тел" көне билгеләп үтелде. Укучылар чарага ныклап әзерләнгәннәр иде.
-
Милләтара татулыкны яшьләр дә ныгыта
Татарстан Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча советның киңәйтелгән утырышы булып узды. Казан Кремлендә үткән чарада республика лидеры Рөстәм Миңнеханов, Россия Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Совет рәисе, Россия Президенты киңәшчесе Михаил Федотов та катнашты. Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне саклап калу...