Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Игенчеләр сынатмады

Районда язгы кыр эшләре май ахырында тәмамланды һәм узган сишәмбедә авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре, белгечләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре идарә җитәкчесе Илфат Вәлиев катнашында чәчүләрне кабул итте. "Агымдагы елда язгы чәчү барлык технологик таләпләрне саклап оешкан төстә үтте, - диде Илфат Илдар улы, - һәм бу үзенең...

Районда язгы кыр эшләре май ахырында тәмамланды һәм узган сишәмбедә авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре, белгечләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре идарә җитәкчесе Илфат Вәлиев катнашында чәчүләрне кабул итте.

"Агымдагы елда язгы чәчү барлык технологик таләпләрне саклап оешкан төстә үтте, - диде Илфат Илдар улы, - һәм бу үзенең уңай нәтиҗәләрен бирде". Район буенча чәчүләр яхшы һәм тигез тишелгән. Шулай да белгечләр ашыгыч арада кайбер агротехник чаралар үткәрергә киңәш итә. Көннәр кызу торганлыктан тамыр системасы начар, шуңа күрә карбамид яки мочевина белән тукландырырга кирәк. Моннан тыш чәчүләрне чүп үләннәре, корткычлар һәм авыруларга каршы эшкәртергә кирәк.

"Басуларда "яшел янгын" башланды, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Илнар Исмәгыйлев. - Чүп үләннәрен кыска вакыт эчендә гербицидлар белән эшкәртергә кирәк. Иң мөһиме - вакытында өлгерү." Хәзерге вакытта басуда 15 сиптергеч эшли. "Кама Тамагы" АХПда ике үзйөрешле "Барс" һәм "Кайман" сатып алдылар, "Амазония" төрендәге тагылма агрегатлар да кулланыла. Читтән килгән өч «Туман» эшли. Әмма биредә файдаланылмаган сиптергечәр дә бар. Ә вакыт көтми. Олы Кариледә берүк вакытта сиптергечләр белән бергә уҗым культураларының барлык мәйданнарына минераль ашламалар һәм гербицидлар катнашмасы да керткәннәр.

Район буенча 22875 гектарда сабан культуралары чәчелгән, шул исәптән бөртеклеләр - 12921. Агымдагы елда азык культуралары мәйданнары сизелерлек арткан, күпь еллык үләннәр белән бергә 20945 гектар тәшкил итә. Болар - яшел азыкка уҗымнар, берьеллык үләннәр, азык катнашмасы, кукуруз. Техник культуралар да бар. Ә фермер Ф. Хәсәнов соңгы елларда районда онытылып баручы бәрәңге утырткан. Районда 11256 гектар уҗым культуралары, 24177 гектар бөртекле культуралар чәчелгән. Язгы кыр эшләре 2 майда башланды, бөртеклеләрне 20 майга чәчеп бетерделәр, соң чәчелүче культуралар һәм икенче чәчү срогы культураларын чәчү 29 майга тәмамланды. Көн саен кыр эшләрендә 350 кеше катнашты, басуда 100-110 берәмлек техника эшләде. Тәүлеккә 23-24 тонна ягулык-майлау материаллары тотылды. Комиссия басуларны карап чыкканнан соң Олы Бортас, Олы Кариле һәм Иске Барыш басуларын иң яхшысы дип тапты. Шул ук вакытта районда бик начар басулар булмавы да билгеләнде. Культураларны грамоталы караганда, уңышны технологик формалаштырганда зур уңышка исәп торарга була.

Моннан тыш районда пар җирләрендә дә эшләр алып барыла, анда чүп үләннәренә каршы көрәшәләр. Бу эшләр Карамал, Кирельск, Кече Салтык һәм кайбер башка бүлекчәләрдә башкарыла. Язгы чәчү тәмам, әмма уңыш өчен көрәш дәвам итә. Һава шартлары да уңай килеп, яңгырлар явуы гына кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев