4 июнь 2015 яңалыклары
-
Сабантуйга ничек барырга?
Заов. Каратайга Сабантуе урынына пассажирлар ташу өчен 6 июньдә Кама Тамагы штп - Сабантуе үткәрү урынына автобус маршруты каралган. Автобус бәйрәм мәйданына керү капкасына кадәр бара. «Бэркут» МУП автобусының беренче рейсы райпо мәйданыннан 8.30да кузгала, ЦРБдан 9.30да, автовокзалдан - 10.30да. Кире кайту рейслары - 9.00, 10.00, 13.00 һәм 16.00 сәгатьләрдә....
-
Игенчеләр сынатмады
Районда язгы кыр эшләре май ахырында тәмамланды һәм узган сишәмбедә авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре, белгечләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре идарә җитәкчесе Илфат Вәлиев катнашында чәчүләрне кабул итте. "Агымдагы елда язгы чәчү барлык технологик таләпләрне саклап оешкан төстә үтте, - диде Илфат Илдар улы, - һәм бу үзенең...
-
Күңел җылысын өләшәләр
Районның социаль яклау тармагында игелекле, киң күңелле кешеләр эшли. Алар хезмәт күрсәткән өлкәннәр дә алардан шуны көтә. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендәге махсус китаптагы язулар да шуны раслый. Алар арасында үзәкнең аш пешерүчесе Фирдания Фәтхуллина да бар. «Без кешеләрне тәмле ашларыбыз һәм җылы сүзләребез белән дә дәвалыйбыз. Тернәклөндерү курсында булучыларга...
-
Сабан туе алдыннан
Билгеләнгән гадәт буенча Сабан туе алдыннан - 3 июньдә Кама Тамагы штпда 6 июньдә Заов. Каратай мәйданында үткәреләчәк ярышларда җиңүчеләр өчен Сабан туена поселок халкыннан бүләкләр җыю йоласы үткәрелде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре, балалар поселок урамнарында җыр-биюләр белән йөреп, бүләкләр җыйды, поселок халкын татар халкының милли Сабан туе бәйрәменә чакырды.