Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хәерле юллар!

Истәлекле көннәр календаренда 28 октябрь автомобиль йөртүчеләр көне буларак билгеләнгән. Шәхси машина, пассажирлар һәм йөк ташучы транспорт тормышыбызга бик күптән һәм нык үтеп кергән. Шофер һөнәре бик кирәкле, әмма бу һөнәр вәкилләреннән киеренкелек, карарлар кабул итү осталыгы һәм хезмәт сөючәнлек таләп итә.

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без "Бэркут" муниципаль унитар предприятие директоры Хәмит Галиуллин белән сөйләштек. 2006 елга кадәр автобус паркы Яшел Үзән АТП филиалына караган, аннан соң мөстәкыйль предприятиегә әверелгән. Предприятиедә 22 кеше хезмәт куя, шуның 16сы - шоферлар. Алар район территориясендә автобуслар белән пассажирлар ташый, нигездә укучыларны авыллардан урта гомумбелем бирү мәктәпләренә китерәләр.

Предприятиедә 13 мәктәп һәм 4 пассажирлар ташучы автобус бар. Агымдагы елда автобус паркы 4 яңа мәктәп автобусы белән тулыланган, өчесе 28 урынлы ПАЗ һәм 16 урынлы Фиат- Дукато.

- Хәмит Миңневәлиевич, мәктәп маршрутлары буенча балалар ташуда куркынычсызлыкка аерым игътибар бирелә, бу ничек башкарыла?

- Барлык автобуслар да навигация системасы белән җиһазланган. Яңа уку елына яхшылап әзерләндек: барлык техника планнан тыш эзлекле техник тикшерү үтте. Һәр автобус ике янгын сүндергеч һәм ике аптечка белән комплектланган. Гаражда автобусларга вакытында һәм сыйфатлы ремонт өчен кирәк булган җиһазлар бар. Шәфкать туташы һәр рейс алдыннан шоферларга күзәтү үткәрә. Аларның психоэмоциональ торышына да зур игътибар бирелә. Мин җитәкче буларак, шоферларның руль артына яхшы кәеф белән утырулары хакында кызыксынам. Даими инструктажлар үткәрелә, шул исәптән террорлыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча. ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакырып юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләре контроль тикшерелә. Эшебездә иң мөһиме - бердәм, нык коллектив. Автобус йөртүчеләр балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүдә җаваплылыкны яхшы аңлый. Мәктәп автобуслары шоферлары барысы да үз вазыйфаларын намус белән үти. Кемнедер аерым билгеләп үтү дөрес булмас иде, тәҗрибәле шоферлар Рәфкать Гыйләҗев, Ислам Идрисов һәм башкалар озак еллар хезмәт куя. Хезмәт дисциплинасын саклау һәм үзләренә тапшырылган транспортны төзек хәлдә тоту һәр хезмәткәргә хас сыйфатлар - без моны алардан тайпылышсыз үтәүне таләп итәбез. Ата-аналар һәм мәктәп хакимияте тарафыннан шикаятьләрнең булмавын үз хезмәтебезгә зур бәя дип саныйбыз, киләчәктә дә алар ышанычын акларбыз, дип ышанабыз.

Форсаттан файдаланып, районның барлык шоферларын бәйрәм белән котлыйм, аларга хәвеф-хәтәрсез эшләүләрен, хәерле юллар, гаиләләренә иминлек телим.

Рәсемдә: Кече Карамал- Уразлино- Кама Тамагы маршруты мәктәп автобусын йөртүче Ринат Гыймадиев. Җитәкче сүзләренә караганда, ул үз эшенең остасы, хезмәттәшләренә теләп ярдәмгә килә, аның транспорты һәрчак тәртиптә, пассажирларга итагатьле хезмәт күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев