27 октябрь 2011 яңалыклары
-
Халык мәнфәгатьләрендә
Район үзәгенең Коммуналь (иске сырхауханә) урамында яшәүчеләр гражданнар җыелышында андагы кибетне ачуларын үтенгәннәр иде.
-
Яңа китап турында
"Югалган оҗмах" ("Утерянный рай") дип исемләнгән, барлыгы 200 данә күләмендә Казанда чыккан бу китап Бәки, Келәнче йортларының бусагасын атлап керә башлады инде. Язучылары - бала чакларында Кама Тамагы районы һавасын сулап, сукмакларында йөгереп йөргән классташлар, бүген инде 70тән узган Роза Ибраһим кызы Хәмитова һәм Юрий Александрович Ильин.
-
Күрсәткечләрдәге аерма
Район хуҗалыкларында терлекләрне кышкы абзарларда асрау дәвам итә. Бер сыердан уртача көнлек сөт савып алу буенча алдагыча ук 13,8 килограмм күрсәткече белән Варварино терлекчеләре бара. Сөйки (10,9), Тәмте (10,8) һәм данышта (10,1) күрсәткечләр яхшы, ә Атабай (4,4), Каратал (4,7) һәм Келәнче (5,8) сыер савучылары артта кала.
-
Хәерле юллар!
Истәлекле көннәр календаренда 28 октябрь автомобиль йөртүчеләр көне буларак билгеләнгән. Шәхси машина, пассажирлар һәм йөк ташучы транспорт тормышыбызга бик күптән һәм нык үтеп кергән. Шофер һөнәре бик кирәкле, әмма бу һөнәр вәкилләреннән киеренкелек, карарлар кабул итү осталыгы һәм хезмәт сөючәнлек таләп итә.