Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эшләр штат режимында

Август аеның салкынча, яңгырлы көннәре безгә алда торган көзне, җылыту сезоны якынлашуын искә төшерде. Күп катлы йортларда фатирларның күбесе индивидуаль җылытуга күчсә дә, оешма һәм учреждениеләр, шулай ук фатирларның бер өлеше үзәктән ягып җылытыла. Шул уңайдан әлеге мәсьәлә белән кызыксынуыбыз артты.

-Бүгенге көндә "Кама Тамагы коммуналь челтәрләр" ААҖ балансында дүрт квартал котельнясы тора,-ди акционерлар җәмгыяте директоры Олег Хахалев. -Кама Тамагы штпның Комаров урамында котельня өчен без сафтан чыккан казан урынына яңасын куйдык. Хәзер биредә ике казан, берсе резервта тора. Эретеп ябыштыру эшләре тәмамланды, металл конструкция һәм котельня бинасын буйыйлар. Бу котельняда су сыешлыгын ремонтларга һәм акча булса алыштырырга уйлыйбыз. Узган елгы җылыту сезоны күрсәткәнчә, яхшы ремонт нәтиҗәсендә системада су кимемәде һәм су системасы безгә бәлки авария очракларында гына кирәк булыр.
Мунча комплексы котельнясы әлегә яңа. Биредә профилактика үткәрелде һәм ул объектның файдалануга әзерлеген күрсәтте.
Киров урамындагы котельня якын-тирәдәге учреждениеләрне җылылык белән тәэмин итә. Хәзер биредә профилактика эшләре алып барыла. Гагарин урамындагы котельня да файдалануга әзер.
Бишенче объект-Куйбышев Затон штп котельнясына узган ел реконструкция ясалды. Практика күрсәткәнчә, системага монтажланган суны йомшарту җайланмасы яхшы нәтиҗәләр бирде. Язын җылыту сезоныннан соң казаннарны карау барлык чыгымнарны аклады. Биредә шулай ук гидравлика көйләнеп 2 километр җылылык трассасы алыштырылды. 2011-2012 елгы җылыту сезоны өзеклекләрсез узды. Бу котельня яздан ук эшкә әзер. Әмма елгачылар поселогында 320 метр озынлыктагы җылыту трассасын реконструкциялисе бар. Акча табылса бу участок алыштырылачак.
Бүгенге көндә предприятиедә газ казаннары операторлары штаты формалаша. Сентябрь башында эшкә кабул ителгән операторлар аттестация узачак. Алда торган җылыту сезонын тоткарлыкларсыз каршыларбыз һәм өзеклекләр булмас дип уйлыйм,-дип сүзен йомгаклады Олег Николаевич.
Рәсемдә: 2005 елдан эшләүче оператор Сергей Андреев сүзләренә караганда, Комаров урамындагы котельняда алар хезмәттәше Виктор Маряшин белән бергә газ казанын һәм газүткәргечен, электр җиһазларын буяганнар. Чираттагы тикшерүдән соң манометрлар куйганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев