Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балалар бакчасы ишекләрен ачачак

Бүген Татарстанда 30 уникаль республика президент программасы тормышка ашырыла. Шуларның берсе - "Балалар бакчалары төзелеше". Агымдагы елда Куйбышев Затон штпда "Родничек" балалар бакчасында урыннар артты. Татарстанда соңгы биш елда республика бюджеты хисабына 118 яңа заманча балалар бакчасы төзелде. Гамәлдәге 100гә якын мәктәпкәчә яшьтәге учреждение капиталь ремонтланды. Биналар заманча төсмер алды...

Бүген Татарстанда 30 уникаль республика президент программасы тормышка ашырыла. Шуларның берсе - "Балалар бакчалары төзелеше". Агымдагы елда Куйбышев Затон штпда "Родничек" балалар бакчасында урыннар артты.

Татарстанда соңгы биш елда республика бюджеты хисабына 118 яңа заманча балалар бакчасы төзелде. Гамәлдәге 100гә якын мәктәпкәчә яшьтәге учреждение капиталь ремонтланды. Биналар заманча төсмер алды һәм хәзер барлык таләпләргә дә җавап бирә. Бу мәсьәләдә безнең район да калышмый. Узган ел Тәмте нәниләре яңа бинага күчте. Район үзәгендә "Кояшкай" балалар бакчасының икенче корпусы файдалануга тапшырылганнан соң балалар бакчасына чират кимеде. Республика бюджетыннан объектлар төзелешенә бүлеп бирелгән акча күләме 55 млн. сумнан артып китте. "Аленушка" һәм "Кояшкай" балалар бакчалары белән бергә 2014 елда Тенештәге "Улыбка" балалар бакчасына йөрүчеләр дә яңа бинага күчте. Биредә акча күләме буенча яңа бина төзелешеннән калышмаучы капиталь ремонт үткәрелде. Аңа 6 миллион сум акча тотылган.

"Родничок" балалар бакчасының икенче корпусын төзү, ниһаять, яшь гаиләләргә икенче бала турында уйлау мөмкинлеге бирә, аның төзелешенә Татарстан бюджетыннан 30 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Келәнче һәм Олы Салтыкта яңа мәктәп бинасын куллануга тапшырганда анда балалар бакчасы да кертелде. Бу авылларда да мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уңайлы шартлар тудырылган. Әлеге республика программасы мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләргә чиратны киметергә, ә кайдадыр бөтенләй бетерергә мөмкинлек бирде. Районда 2014 елга 156 бала балалар бакчаларына чиратта тора иде. Шул ук елның көзендә ике мәктәпкәчә яшьтәге учреждение файдалануга тапшырылганнан соң чират 128гә кадәр кимеде.

"Родничок" балалар бак-часының икенче корпусын төзү районда чират проблемасын тулысынча хәл итү мөмкинлеге бирә. Димәк, өстәмә акча район авылларындагы гамәлдәге балалар бакчаларын капиталь ремонтлауга тотылачак.

Хәзер Куйбышев Затон штпда "Родничок" балалар бакчасының икенче бинасы төзелеше тәмамланып килә. Эшне "Кама" ООО бригадасы алып бара. Алар узган ел Кама Тамагы штпда "Кояшкай" балалар бакчасының икенче корпусы төзелешендә үзләрен яхшы яктан күрсәткән иде. Бүгенге көнгә биредә төзелеш һәм бизәкләү эшләренең бер өлеше тәмамланган. Стеналарны буйыйсы, җылыту системасын монтажлыйсы һәм территорияне төзекләндерәсе калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев