14 июль 2015 яңалыклары
-
Балалар бакчасы ишекләрен ачачак
Бүген Татарстанда 30 уникаль республика президент программасы тормышка ашырыла. Шуларның берсе - "Балалар бакчалары төзелеше". Агымдагы елда Куйбышев Затон штпда "Родничек" балалар бакчасында урыннар артты. Татарстанда соңгы биш елда республика бюджеты хисабына 118 яңа заманча балалар бакчасы төзелде. Гамәлдәге 100гә якын мәктәпкәчә яшьтәге учреждение капиталь ремонтланды. Биналар заманча төсмер алды...
-
Лениногорскида бер хатын иренә пычак кадаган
13 июльдә кичке сәгать алтыда үзәк хастаханәнең кабул итү бүлмәсенә корсагында кадау-кисү ярасы булган 36 яшьлек ирне китерәләр, аның бавырына да зыян килгән булып чыга. Тикшерү барышында ирнең 29 яшьлек хатынын тоткарлыйлар. Алар аерылышкан, бер көнне очрашып бергә аракы эчәләр, арада бәхәс чыгып, хатын пычакка ябыша. Аңа карата җинаять эше...
-
Татарстан юлларында ярты елда 215 кешенең гомере өзелгән
Быелның 6 аенда Татарстан юлларында 2112 транспорт һәлакәте теркәлгән. Юл-транспорт һәлакәте аркасында 215 кешенең гомере өзелгән, 2596 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. ТР Министрлар Кабинетында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча узган Хөкүмәт комиссиясе утырышында әйтелгәнчә, һәлакәтләрне киметү өчен юлларны төзекләндерергә, ясалма сикәлтәләр, җәяүлеләр өчен уңайлы шартлар булдырырга кирәк. http://intertat.ru/
-
Изге айны озатып
Аллаһы Тәгалә кичәләр арасында Кадер кичәсен, көннәр арасында җомга көнен, айлар арасында Рамазан аен өстен кылды. Рамазан ае Аллаһы Китабы - Коръәни Кәримдә исеме телгә алынган бердәнбер ай. Шушы айда бәндәләргә изге Коръән иңә башлады. Башка айларда кылган изгелекләргә Аллаһы Тәгалә 10 савап вәгъдә итсә, Рамазанда ул 700 һәм аннан...
-
Министр гражданнар кабул итте
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова МР башкарма комитеты бинасында гражданнар кабул итте. Кабул итүгә "Ветеран" исеме бирү,тернәкләндерү һәм төзекләндерү мәсьәләсе буенча 4 кеше мөрәҗәгать иткән. чыганак: http://kamskoye-ustye.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/452482.htm
-
Кама Тамагына «Китап бәйрәме» килде
Россия Федерациясендә игълан ителгән Әдәбият елы уңаеннан, басма китапка, китап укуга, бүгенге көн әдәбиятына игътибарны арттыру максатыннан, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм бер гасырлык тарихы булган Татарстан китап нәшрияты республикабыз районнарында «Китап бәйрәме» дип аталган әдәби-мәдәни чаралар циклын уздыра. Бу бәйрәмдә танылган язучылар, шагыйрьләр белән очрашу, аларның китаплары...