Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янгын сүндерүчеләрнең пландагы күнегүләре

5 мартта Каратал авылындагы аерым янгын сүндерү посты хезмәткәрләре авылда урнашкан объектларда янгын сүндерү кнекмәсе буенча планда каралган күнегүләр уздырды. Бүлекчә командиры Илгизәр Сафин җитәкчелегендә янгын сүндерүчеләр төрле шартларда янгын сүндерү күнекмәсен кабатлады. Шофер Ришат Һадиев һәм янгын сүндерүче Рәзил Гыймадиев куелган бурычны үтәде. Норматив вакытында башкарылды. Шулай ук торак...

5 мартта Каратал авылындагы аерым янгын сүндерү посты хезмәткәрләре авылда урнашкан объектларда янгын сүндерү кнекмәсе буенча планда каралган күнегүләр уздырды.

Бүлекчә командиры Илгизәр Сафин җитәкчелегендә янгын сүндерүчеләр төрле шартларда янгын сүндерү күнекмәсен кабатлады. Шофер Ришат Һадиев һәм янгын сүндерүче Рәзил Гыймадиев куелган бурычны үтәде. Норматив вакытында башкарылды. Шулай ук торак пунктны янгынга каршы су белән тәэмин итү дә тикшерелде. Суэтем башнясына керү юлы чистартылган һәм янгын сүндерү техникасы су алырлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев