7 март 2015 яңалыклары
-
Бункерда тончыгып үлгән
Ир-атның гәүдәсен агач чүбе арасыннан табып алалар. Яр Чаллыдагы "Игилик" предприятиесендә төрле эшләр башкаручыны мастер таба. Алдан фаразлаулар буенча ул агач чүпләре булган бункерга егылып төшкән һәм аннан чыга алмыйча тончыгып үлгән. Әлеге очрак буенча тикшерү бара. "Саба таңнары" газетасыннан алынды
-
Оныклар сугыш турында рәсем ясый
Затон урта мәктәбендә "Оныклар сугыш турында ясый" III респрублика рәсем конкрусының мәктәп этабы үткәрелде. Анда 2-9 сыйныф укучылары катнашты. Иң яхшы рәсемнәр бәйгенең район этабына сайлап алынды. КАтнашучылар грамоталар һәм дипломнар белән бүләкләнде.
-
Кояш гомере телим мин, әнием сиңа
Иске Казиле урта мәктәбендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Кояш гомере телим мин, әнием сиңа" исемле бәйрәм чарасы үткәрелде. Аны башлангыч һәм 5 сыйныф укучылар әзерләгән иде.
-
Строй һәм җыр смортында катнаштылар
Кадет мәктәбе командасы 4 мартта Яр Чаллы кадет мәктәбе базасында үткәрелгән "Строй һәм җыр сморты" респубилка этабында катнашты. Команда составына 8-11 сыйныф укучылар керде. Җитәкчеләре - тәрбияче В. Иютин. Сморт нәтиҗәләре буенча команда беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
-
Янгын сүндерүчеләрнең пландагы күнегүләре
5 мартта Каратал авылындагы аерым янгын сүндерү посты хезмәткәрләре авылда урнашкан объектларда янгын сүндерү кнекмәсе буенча планда каралган күнегүләр уздырды. Бүлекчә командиры Илгизәр Сафин җитәкчелегендә янгын сүндерүчеләр төрле шартларда янгын сүндерү күнекмәсен кабатлады. Шофер Ришат Һадиев һәм янгын сүндерүче Рәзил Гыймадиев куелган бурычны үтәде. Норматив вакытында башкарылды. Шулай ук торак...
-
Кызларны бәйрәм белән котладылар
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Кама Тамагы урта мәктәбенең башлангныч сыйныф укучылары ОСПСиД бблегечләре белән бергә бәйрәм чарасы әзерләде. Малайлар алдан ук "Кызлар өчен чәчәк бәйләме" дип исмеләнгән коллаж ясады, аннары кызларның иң яхшы хуҗабикә исеменә ярышуларын карады. Кызлар да бик тырышты. ЧАра ахырында малайлар тагын бер кат кызларны бәйрәм белән...