Идел таңнары

Кама Тамагы районы

Рус Тат
Җәмгыять

Яңа заман - яңа мөмкинлекләр

Гасырлар дәвамында почта элемтәсе кешеләр язмышын һәм йөрәген берләштереп алар арасында ышанычлы арадашчы булып тора. Һәр ел саен июль аеның икенче якшәмбесендә Россия почтасы көне бәйрәм ителә. Бүгенге көндә Кама Тамагы почтамты составында 38 почта элемтәсе бүлекчәсе, 4 элемтә пункты, 3 киоск һәм ике кибет керә. Аларга 196 кеше хезмәт...

Гасырлар дәвамында почта элемтәсе кешеләр язмышын һәм йөрәген берләштереп алар арасында ышанычлы арадашчы булып тора.

Һәр ел саен июль аеның икенче якшәмбесендә Россия почтасы көне бәйрәм ителә. Бүгенге көндә Кама Тамагы почтамты составында 38 почта элемтәсе бүлекчәсе, 4 элемтә пункты, 3 киоск һәм ике кибет керә. Аларга 196 кеше хезмәт күрсәтә. Элеккеге кебек үк хат ташучы сумкасында хатлар, газета-журналлар һәм башка корреспонденция урын ала. Тормыш алга бара һәм бүген почта хезмәткәрләре элемтәнең яңа төр хезмәтләрен тәкъдим итә. - Без бүген үз клиентларыбызга электрон акча күчерү хезмәте тәкъдим итәбез, энергосбыт, газ участогы, коммуналь хезмәтләр, РУЭС белән элемтә бүлеге аша исәп-хисап ясау мөмкинлеге бирәбез,-ди Кама Тамагы почтамты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илнур Мингалиев.

Җибәрелгән заказлы хат, бандероль яки посылканың кайдалыгын билгеләү мөмкинлеге бар. Без шулай ук авиа һәм тимер юл билетлары, лотерея билетлары, кәрәзле телефоннар, сим-карта сатабыз. Кәрәзле элемтә операторлары челтәренә тоташу, счетны тулыландыру мөмкинлеге дә бар. Керемне арттыру максатларында төрле товарлар да сатабыз, өйгә дә китереп бирәбез. Хезмәтнең бу төре үзәктән читтә яшәүче пенсионерлар арасында аеруча популяр. Бүгенге көнгә Кама Тамагы почтамты агымдагы елның икенче яртысына вакытлы матбугатка язылу кампаниясен төгәлләде.

- Почта элемтәсе бүлекчәсе җитәкчеләре арасында да, хат ташучылар арасында да яхшы хезмәткәрләребез күп. Мәсәлән, Сөйки почта бүлекчәсе җитәкчесе Людмила Заикина, Караталдан хат ташучы Хәмдия Байтимерова, Кама Тамагы почта элемтәсе операторы Гаянэ Скудина адресына күп яхшы сүзләр ишетергә мөмкин. Барлык хезмәткәрләрне дә һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Аларга иминлек, эшләрендә уңышлар, барлык хыялларының тормышка ашуын телим,- дип йомгаклады сүзен Илнур Альберт улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев