13 июль 2015 яңалыклары
-
Тәмтедә янгын
13 июльдә 3 сәгать 25 минутта янгын сүндерү бүлегенә Тәмте авылында Чайковский урамындагы торак бинада янгын чыгуы хакында хәбәр алына. Вакыйга урынына ашыгыч арада Тәмте янгын сүндерү бүлегенең өч расчеты чыга. Янгын нәтиҗәсендә 4 фатирлы йорт зыян күрә - хәзер бинадакешеләр яшәүче бер фатир һәм ашханә итеп кулланылучы бина бар....
-
"Кыска" атна башланды
Бу атна азагында Татарстан халкын өч көнлек ял көтә - 17 июль көнне Ураза бәйрәмен билгеләп үтәбез. Шул уңайдан, биш көнлек эш атнасы графигы буенча эшләүчеләр 17,18 һәм 19 июль көннәрендә ял итәчәк. Корбан бәйрәме исә 24 сентябрьгә туры килә.
-
Юл һәлакәтендә хатын-кыз гаепле. Янә газ белән тормозны бутаган!
Чит ил «внедорожнигын» йөртүче ханым үзенең машинасы белән «уникеле» машина өстенә менгән. Бу хәл кичә көндез Казанның «Парк Хаус» сәүдә үзәге янында була. Күрүчеләр руль артындагы ханымның туктарга җыенганда газ белән тормоз педальләрен бутау ихтималын әйтә. Баксаң, аның машинасы бордюр аша үтеп, туктап торган машина өстенә менгән. Машиналарны исәпкә алмаганда,...
-
Коточкыч фаҗига: Омскида солдатлар үлде
Омск тирәсендәге Светлый бистәсендә яңа гына армиягә алынган солдатлар казармасының түбәсе һәм стенасы ишелгән. Бу хәл 12 июльдә «отбой»дан соң булган. Һәлак булучылар саны ике дистәгә якынлаша, зыян күрүчеләр саны да аз түгел, дип хәбәр итә рәсми чыганаклар. Дүрт катлы казармада барлыгы 337 хәрби хезмәткәр булган. РФ Оборона министрлыгы мәгълүматларына...
-
Казанда җәмәгать транспортында йөрү түләүсез булачак
Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында кулында билеты булган шәһәр халкы һәм аның кунаклары җәмәгать транспортында бушка йөри алачак. Шулай итеп, Универсиада тәҗрибәсен кабат кулланырга, тамашачыларга спорт объектларына баруны җиңеләйтергә булганнар. Казанның җәмәгать транспорты берләшмәләренә моның өчен 12 миллион сум күләмендә компенсация түләнәчәк. Бу хакта бүген Казан мэриясенең эшлекле...
-
Яңа заман - яңа мөмкинлекләр
Гасырлар дәвамында почта элемтәсе кешеләр язмышын һәм йөрәген берләштереп алар арасында ышанычлы арадашчы булып тора. Һәр ел саен июль аеның икенче якшәмбесендә Россия почтасы көне бәйрәм ителә. Бүгенге көндә Кама Тамагы почтамты составында 38 почта элемтәсе бүлекчәсе, 4 элемтә пункты, 3 киоск һәм ике кибет керә. Аларга 196 кеше хезмәт...