Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Узганнар, хәзерге һәм киләчәк белән очрашу

Без музей турында танышларыбыздан ишетеп һәм район газетасыннан укып беләбез. Бер көнне үзебез, район суды коллективы музейга юл алдык. Кама Тамагы районының туган якны өйрәнү музеенда безне беренчеләрдән булып нәкъ шул исемдәге экспозиция каршы алды. Экспозиция материаллары һәм фотосурәтләргә карап, данлыклы кешеләр, тыл хезмәтчәннәре, сугыш батырлары һәм гади кешеләр тырышлыгы...

Без музей турында танышларыбыздан ишетеп һәм район газетасыннан укып беләбез. Бер көнне үзебез, район суды коллективы музейга юл алдык.
Кама Тамагы районының туган якны өйрәнү музеенда безне беренчеләрдән булып нәкъ шул исемдәге экспозиция каршы алды. Экспозиция материаллары һәм фотосурәтләргә карап, данлыклы кешеләр, тыл хезмәтчәннәре, сугыш батырлары һәм гади кешеләр тырышлыгы белән туган ягыбызның үсеш юлын үттек. Еллар үткән саен сафлары сирәгәя барган Ватаныбыз сакчылары - Бөек Ватан сугышы ветераннары фотосурәтләре куелган стенд игътибарны җәлеп итте.
Музейда без экскурсоводның районыбыз тарихы турындагы кызыклы хикәяләвен генә тыңлап калмыйча, әлеге тарихи әйберләрне тотып та карадык. Уникаль коллекция: эш кораллары, көнкүреш әйберләре, бизәнгечләр, монета һәм акчалар, ул вакыттагы башка әйберләр җыелган тарихи-археологик зал аеруча ошады.
Туган ягыбызда гражданнар сугышы һәм совет властеның беренче еллары, күмәкләшү һәм нигезсез рәвештә репрессияләнүчеләр, Бөек Ватан сугышы елларында районыбыз кешеләре турында сөйләүче сугыш залы аерым кызыксыну уятты. Биредә өч дәрәҗә Дан ордены кавалеры Р.К. Халитов, Советлар Союзы герое М.А. Чирков турында материаллар бар. Поселогыбыз урамнары алар исемен йөртә. сугыш чоры кораллары, киемнәр, документлар, сугышта катнашучылар бүләкләнгән орден-медальләр аерым бер дулкынлану хисе уята.
Сәяхәт районыбызның танылган кешеләренә багышланган заманча залда төгәлләнде. Һәрберебез фотосурәтләрдә үзенә таныш урыннарны һәм таныш йөзләрне табарга тырышты.
Экскурсоводыбыз Рәсимә Нәҗмиеваны аерым билгеләп үтәсе килә. Ул ихтирамга лаек якташларыбызның район тарихына керткән өлешен тулы күләмдә җиткерергә тырышты.
без күргәннәрне язып бетерү авыр, моны үз күзләрегез белән күрергә кирәк. мөмкинлегегез булса, музейга барырга тырышыгыз. Нәкъ менә биредә сез ата-аналарыбызның элеккеге көнкүреше белән танышырсыз, үзегез өчен ачыш ясарсыз һәм туган ягыбыз тарихы турында әлегә барысын да белмәвебез шунда ачыкланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев