Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ункөнлек тәмам, ә тормыш дәвам итә

Россиядә инвалидлар ункөнлеге 1993 елдан билгеләп үтелә. Аның төп максаты - мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемасына игътибар җәлеп итү, тормышның барлык аспектларында аларның әһәмиятен ассызыклау, берләштерү һәм аларның үзләре генә түгеллеген тоярга ярдәм итү. «Җылы очрашулар» - Куйбышев Затон штпның Столяров исемендәге клубында үткәрелгән чараларның берсе. Анда «Волжанка» хоры, балалар иҗат...

Россиядә инвалидлар ункөнлеге 1993 елдан билгеләп үтелә. Аның төп максаты - мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемасына игътибар җәлеп итү, тормышның барлык аспектларында аларның әһәмиятен ассызыклау, берләштерү һәм аларның үзләре генә түгеллеген тоярга ярдәм итү.

«Җылы очрашулар» - Куйбышев Затон штпның Столяров исемендәге клубында үткәрелгән чараларның берсе. Анда «Волжанка» хоры, балалар иҗат коллективы ПУ-72 директорының урынбасары Наталья Люлюзова һәм балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Никифорова чыгыш ясады. Инвалидлар кулы белән ясалган әйберләр күргәзмәсе оештырылды. 13 гыйнварда клубта инвалидлар көненә багышланган хәйрия чыршысы үткәрү күздә тотыла. Инвалидлар ункөнлеге - тирә ягыңа күз салу өчен сәбәп, шәхси катнашың белән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тормышына яктылык һәм җылылык бөркү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев