20 декабрь 2012 яңалыклары
-
22 декабрь - энергетиклар көне
Хөрмәтле энергетика комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Энергетиклар көне белән чын күңелдән котлыйм. Хәзерге заманда энергетика - җәмгыять үсеше нигезе. Сәнәгать предприятиеләре, дәүләт учреждениеләре, мәктәпләр, сырхауханәләрнең өзеклексез эше, йортлардагы җылылык һәм уңайлылык турыдан-туры сезнең хезмәткә бәйле. Ахыргы чиктә һәр кешенең тормыш сыйфаты сездән тора. Мин сезгә нәтиҗәле...
-
Демография
11 айда ЗАГС бүлеге, авыл һәм шәһәр җирлекләре башкарма комитетлары 513 акт язган, шул исәптән, туу турында - 118, никахлашу - 84, аерылышу - 45, вафат булу турында - 224. Агымдагы елда 23 гаиләдә өченче бала, ә сигез гаиләдә дүрт һәм аннан күбрәк бала туган. ЗАГС бүлегендә 11 айда 63...
-
Республика акциясе
Районда «Таныш булыйк!» республика акциясе бара. Ул өч этапта үткәрелә: әзерлек этабы 17-19 декабрь, төп этап - 20 декабрьдән 2013 елның 20 гыйнварына кадәр, йомгаклау этабы - 2013 елның 21-23 гыйнвары. Полиция участок уполномоченныйлары хокук тәртибен кисәтү максатларында гражданнарны йөреп чыгачак.
-
«Притон-2012» операциясе
Район территориясендә «Притон-2012» оператив-кисәтү операциясе бара. Ул 24 декабрьгә кадәр дәвам итә. Аның максаты - наркотик матдәләрне медицинадан тыш куллануга юл куйган затларны ачыклау, исәпкә кую, аларга карата хокукый чаралар куллану һәм притоннар тотучыларны җавапка тарту.
-
Полиция Кыш бабае
Районда полиция хезмәткәрләре ел саен «Полиция Кыш бабае» хәйрия акциясе үткәрә. 18 декабрьдән 2013 елның 8 гыйнварына кадәр алар аз тәэмин ителгән гаиләләрдә, приютта тәрбияләнүчеләр янында булып, Яңа ле белән котлап, бүләкләр, йомшак уенчыклар, өс киемнәре һәм китаплар тапшырачак.
-
Көчле рухлылар
Районыбыз спортчылары төрле республика ярышларында катнашудан туктамыйлар. Кичә, 20 декабрьдә тимер аякта узышу буенча район җыелма командасы укучылар спартакиадасы кысаларында Казанның «Трудовые резервы» стадионында үз көндәшләре белән көч сынашты. Бүген горурлыгыбыз - зона этабында җиңүчеләр, уйнаучы тренер Ришад Хананов җитәкчелегендәге мини-футбол буенча ирләр җыелма командасы Болгарда республика ярышының финал уенында...
-
Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша
24 декабрьдә район мәдәният йорты каршындагы мәйданда 16.00 сәгатьтә Яңа ел чыршысы ачыла. 31 декабрьдә Яңа ел төнендә бал-маскарад бар халыкны үзенә чакыра. 2013 елның 1 гыйнварында 01.00 сәгатьтән 04.00 сәгатькә кадәр - Яңа ел төне. 3 гыйнвардан күчмә чыршы бәйрәмнәре башлана: 3 гыйнвар - 17.00-18.00 - Комаров урамы, шул...
-
Яхшы теләк белән килсеннәр
Узган чәршәмбедә Кама Тамагы штпда яңа төзелешләрнең берсе нотариус бинасы ачылды. Әлегә кадәр кешеләр тормышта төрле очракны рәсми хәл итү өчен нотариус янына район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасының бер бүлмәсенә киләләр иде. Кешеләр кысан коридорда чират тора, кабул итү кечкенә бүлмәдә алып барыла. Бу нотариус эше өчен дә,...
-
Тормышта барысы да ЗАГС белән бәйле
18 декабрьдә муниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә ЗАГС органнары оешуның 95 еллыгына багышланган тантаналы чара булды. Муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов катнашучыларны зур юбилей белән тәбрик итте, гражданлык хәле актларын теркәү буенча эш алып баручы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, авыл һәм шәһәр җирлеге секретарьлары хезмәтенең кирәклеген һәм мөһимлеген билгеләде....
-
Яңа елга әзерләнгәндә
Ел саен кайбер гражданнарның уйланылмаган гамәлләре нәтиҗәсендә яңа ел алдыннан бик күп ылыслы агачлар киселә. Моны булдырмау һәм урманнарга төзәлмәслек зыян салмау өчен Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы аларны саклауда чараларны көчәйтте. Шушы максатларда республиканың барлык урманчылыкларында һәм шул исәптән бездә мобиль төркемнәр оешты, аның составына ТР МВД УБП ОООС...
-
Отчет концерты
10 декабрьдә "Россия почмагы" темасы буенча Тәмтедә мәдәният йорты иҗат концерты үткәрелде. Без очраклы рәвештә авылга кайтучылар элмә тактада белдерү күреп, клубка кердек һәм шушы чарага иҗади якын килүләренә, осталыкларына сокландык. Фойеда җирле рәссамнарның картиналар күргәзмәсе оештырылган. Стенада авылның хөрмәтле кешеләренең портретлары эленеп тора. Концерт югары дәрәҗәдә узды. Авылда яшәүчеләрнең...
-
Ункөнлек тәмам, ә тормыш дәвам итә
Россиядә инвалидлар ункөнлеге 1993 елдан билгеләп үтелә. Аның төп максаты - мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемасына игътибар җәлеп итү, тормышның барлык аспектларында аларның әһәмиятен ассызыклау, берләштерү һәм аларның үзләре генә түгеллеген тоярга ярдәм итү. «Җылы очрашулар» - Куйбышев Затон штпның Столяров исемендәге клубында үткәрелгән чараларның берсе. Анда «Волжанка» хоры, балалар иҗат...
-
Яңа ел алды традициясе
Кама Тамагы урта мәктәбендә укучыларны игелек һәм шәфкатьлек традицияләрендә тәрбиялиләр. Ел саен биредә укучылар һәм аларның ата-аналары, укытучылар көче белән хәйрия ярминкәләре уздырыла. Яңа ел алдыннан мәктәпнең укучылар үзидарә әгъзалары Тәмтедәге балалар һәм яшүсмерләр приютына барып, балаларга Кыш бабай һәм кар кызы катнашында сәхнәләштерелгән музыкаль тамаша күрсәтәчәк һәм ярминкәдә җыелган...
-
Тинчурин фестиваленнән соң уйлану
К. Тинчурин исемендәге VI классик драматургия фестивале вакытында Татарстан Республикасы мәктәпләренең 5-11 сыйныф укучылары арасында конкурс игълан ителгән иде. Ул К.Тинчуринның 125 еллыгы уңаеннан,Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан уздырылды. Конкурсның төп максаты-яшь буынны татар халкының мәдәни мирасы белән таныштыру, балаларда К. Тинчурин иҗатын...
-
Семинар файдалы узды
Келәнче төп гомуми белем бирү мәктәбендә район мәктәпләре башлангыч сыйныф укытучыларының "Башлангыч сыйныфларда тест биремнәрен үтәүгә әзерлекне үзләштерү" темасына район семинары булды. Алар башлангыч сыйныф укытучылары Рәсимә Ишмиева, Флера Ибраһимова, Гөлназ Габбасова тарафыннан ачык дәресләр һәм сыйныфтан тыш чара карап үттеләр. Ачык дәресләр: 1 сыйныфта математика фәненнән "Саннар иленә сәяхәт",...