Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тормышта барысы да ЗАГС белән бәйле

18 декабрьдә муниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә ЗАГС органнары оешуның 95 еллыгына багышланган тантаналы чара булды. Муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов катнашучыларны зур юбилей белән тәбрик итте, гражданлык хәле актларын теркәү буенча эш алып баручы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, авыл һәм шәһәр җирлеге секретарьлары хезмәтенең кирәклеген һәм мөһимлеген билгеләде....

18 декабрьдә муниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә ЗАГС органнары оешуның 95 еллыгына багышланган тантаналы чара булды.
Муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов катнашучыларны зур юбилей белән тәбрик итте, гражданлык хәле актларын теркәү буенча эш алып баручы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, авыл һәм шәһәр җирлеге секретарьлары хезмәтенең кирәклеген һәм мөһимлеген билгеләде.
Шушы көнгә кадәр гражданлык хәле актларын теркәгән орган системасы дәүләт белән бергә үсеш алды һәм бу вакытта тарихи вакыйгалар һәм икътисадый кыенлыклар белән бәйле катлаулы чор узды.
ЗАГС органы 1917 елның 18 декабреннән башлап иң катлаулы шартларда, шул исәптән сугыш елларында да, үз эшчәнлеген туктатмыйча бәһасез архив туплады, аларны практик һәм фәнни максатларда файдаланды.
95 ел эш дәвамында Кама Тамагы ЗАГС бүлеге 147849 мең гражданлык хәле актларын теркәгән. Ел саен ЗАГС район бүлеге аша уртача- 1200 кеше уза.
Бүген ЗАГС бүлегенең архив фондында 543 актлар китабы бар. Архив фондын бүлекнең берничә буын хезмәткәре формалаштырган.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халикова бу эштә озак еллар эшләгән хезмәттәшләренең исемнәрен атады, алар буыннан-буынга үзләренең бай тәҗрибәләрен тапшырган Кама Тамагы районы ЗАГС бүлеге эш башкаручылары Клавдия Гласова, Фазидә Гыйниятова, Людмила Шилева, ЗАГС бүлеге мөдирләре Клавдия Бабанова, Надежда Илларионова, аларның хезмәттәшләре - 30 елдан артык хезмәт стажы булган авыл һәм шәһәр җирлеге секретарьлары. Елена Тудимировна чын күңелдән хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлады: "Зур хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Сез яңа документлар тутырып, архивны саклап, кешеләрнең кайгы-шатлыкларын уртаклашасыз, яңа гражданлык актлары тутырасыз",-диде ул.
Муниципаль район башлыгы исеменнән Рөстәм Ирек улы намуслы хезмәте, МР башкарма комитеты ЗАГС органнарын үстерүгә керткән өлеше өчен бүлек җитәкчесе Елена Халиковага муниципаль район Советының Мактау грамотасын тапшырды.
Бу көнне Тенеш штп башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нәсилә Лебедева, Тәмте авыл җирлеге башкарма комитеты секретары Любовь Умылина, Куйбышев Затон штп муниципаль берәмлек башкарма комитеты җитәкчесе Гөлназ Григорьева МР башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Елена Халикова бүлек белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләүче Кама Тамагы һәм апас районнары буенча пенсия фонды идарәсе, үзәк район дәваханәсе, "Волжские зори" («Идел таңнары») газетасы вәкилләренә рәхмәт хатлары тапшырды.
ЗАГС эше бик җаваплы һәм һәр кеше өчен гомер буе кирәк. Гражданлык хәле актларын язу китабы һәркайсыбызның гомер этапларын саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев