Сагынабыз сине, Туфан абый!
Халыкта «Кеше китә, җыры кала" дигән әйтем бар. Әгәр дә бүген районыбызның гына түгел, җөмһүриятебезнең дә горурлыгы булган Туфан абый Миңнуллин исән булса, аңа- 78 яшь тулган булыр иде. Инде бакыйлыкка күчкәненә дә елдан артык вакыт үтеп киткән. Якты хатирәләр (ә алар фәкать якты гына була ала) аны белгән һәркемнең...
Халыкта «Кеше китә, җыры кала" дигән әйтем бар. Әгәр дә бүген районыбызның гына түгел, җөмһүриятебезнең дә горурлыгы булган Туфан абый Миңнуллин исән булса, аңа- 78 яшь тулган булыр иде. Инде бакыйлыкка күчкәненә дә елдан артык вакыт үтеп киткән.
Якты хатирәләр (ә алар фәкать якты гына була ала) аны белгән һәркемнең йөрәгендә ята булыр. Узган атнада район туган якны өйрәнү музеенда язучы, драматург, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТРның халык язучысы, Россиянең К. Станиславский, Татарстанның Г. Тукай, М. Җәлил исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, якташыбыз Туфан ага Миңнуллинның туган көне алдыннан "Тормышым-булмышым" дип исемләнгән искә алу кичәсе булып узды. Кичәдә район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов, мөхтәрәм өлкәннәр, Туфан абыйның беренче укытучысы, Олы Мәрәтхуҗадан Сара апа Вәлиева, авылдашлары, сыйныфташлары, аның белән якыннан аралашучылар, авыл китапханәчеләре, якташыбыз турында фильм төшерүгә әзерләнүче Татарстан кинематографистлар Союзыннан вәкилләр катнашты. Кичә якташыбызның 75 еллык юбилеена багышлап Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында булып узган кичәдән слайдлар карау белән башланды. Аннан Рөстәм Гыйлметдиновка сүз бирелде. Рөстәм Ирек улы үз чыгышында якташыбызның район тормышы белән һәрвакыт кызыксынып, тыгыз элемтәдә булып, ярдәм итеп торуы, шулай ук район күләмендә үткәрелгән төрле чараларда, Сабантуйларда катнашып, үз призларын бирүе хакында сөйләде.
Әйе, Туфан абый, йөгереп йөргән җиреннән, сиздермичә дә китеп барды. Аны һәркем юксына. Гаиләсе, хезмәттәшләре, "Сәхнә" журналы, җир шарының төрле тарафларына сибелгән милләттәшләре, яраткан халкы юксына.
Бу очрашуда без Туфан абый йөргән «сукмаклардан үттек», сугыш чоры баласы буларак җиңел булмаган балачагы, мәктәп еллары, үсмер чагы белән бәйле хатирәләрне тыңладык.
Әгәр, укучым, аның "Утырып уйлар уйладым" китабын укып чыккан булсаң, анда үзенең балачагын җылы хисләр белән искә алган тәүге юллары бар: "Ходайның биргәненә шөкер, якты дөньяга юкка гына тумаганмын икән, дип әйтер өчен хәтер сандыгында актарынам. Әнием сөйләгәннәрдән шуны беләм: кадерсез, көтелмәгән бала булмаганмын. Мең шөкер, әнием тарафыннан да, әтием тарафыннан да кагылмадым. Безнең Туфан, дип, мине үсендергәннәрен генә беләм. Кайвакыт артык үсенеп киткән чакларда тәрбия чаралары күрелгән икән, рәхмәт алары өчен дә, югыйсә башым күккә тиеп, кешеләрне күрми башлаган булыр идем".
"Язуга хирыслык әтидән күчкәндер. Ул шигырьләр дә яза иде. Гомере буе язды.Театр, тамашага тартылу да әтидән. Ул яшь чагында авылда "театр уйнаган". Китапка мәхәббәт- әти белән әниемнең икесеннән дә.
Мәктәпкә укырга кергәч, хәрефләрне бик тиз ятлап алсам да, шуларны бергә җыеп укый алмыйча озак интектем. Бер көнне кинәт күк капусы ачылды- шатырдатып укый башладым. Укытучым Сара апаны сөендердем, әниемне куандырдым, үзем шатландым" дип язган иде Туфан абый. Туфан абыйның беренче укытучысы Сара апа Вәлиева аның беренче сыйныфка килүе, укуы, тәртибе турында кызыклы итеп сөйләде. Һәрвакыт очрашып хәл сорашып яшәүләре, аның киң күңелле, шәфкатьле, игътибарлы булуы турында искә алды.
Авылдашы, бергә уйнап-үскән Дания апа Ганибаева үзенең чыгышында сугыш чорына туры килгән авыр балачак хатирәләрен шулай ук нәни Туфанның нинди шук, мәзәкчән булуы, баштан узган көлкеле хәлләрне искә алып сөйләде. Әйтергә кирәк, Дания апа оста хикәяче, бөтен залны үзенә каратты, һәркем йотлыгып тыңлады.
Туфан абый белән Олы Карамал мәктәбендә бер сыйныфта укыган, Олы Салтык авылыннан Дания апа Кәримуллина да мәктәп еллары хатирәләре белән уртаклашты. Аның Татарстан халык депутаты буларак, ул вакытта кыенлыклар кичергән «1 Май» колхозын күтәрүдә булышкан тырышлыклары хакында җылы итеп сөйләде. Шулай ук аның белән бәйле истәлекләр турында Олы Карамал авылыннан Энҗекәй Галимова, озак еллар район газетасында хезмәт куйган Рәфика Хәйруллина (Туфан аганың беренче мәкаләләре иң элек нәкъ безнең газетада басыла), Туфан абыйның 5-6-7 сыйныфларда татар теле һәм әдәбиятыннан белем биргән укытучысы Разыя апаның кызы Миләүшә Галәвиева уртаклашты. Һәркемнең чыгышында якташыбызның олы шәхес булып та ихлас, эшчән, кече күңелле булып кала белүе кызыл җеп булып сузылды.
"Безнең музейда Туфан абыйның шәхси әйберләре күп, - дип дәвам итте кичәне оештыручы һәм алып баручы Рәсимә Нәҗмиева. - Шуларның берсе турында сезгә дә әйтеп үтәсе килә. Ул аның гармуны. Туфан абый аны махсус заказ белән эшләткән була, уйнарга өйрәнә. Бер очрашуда кызы Әлфиядән "Ул нинди җырлар яза иде?"-дигән соравыма "Халык көйләрен, Гөлҗамалны ярата иде" дип җавап биргән иде. Кичәдә үзенең бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, Келәнче һәм Кама Тамагы урта мәктәпләрендә укыткан Фәния Гыйлметдинова моңлы тавыш белән шул җырны башкарды. Шулай ук Нурфия Мәһдиева башкарган туган якка багышланган җырларга залда утыручылар да кушылып җырлады. Программаны әзерләгән музей хезмәткәре Рәсимә Нәҗмиеваның зур тырышлыгы, кызыклы мәгълүматлар белән үреп алып баруы нәтиҗәсендә ике сәгатькә сузылган кичә бик тәэсирле булды, сизелмичә дә үтеп китте.
Кичә истәлеге итеп һәркемгә Туфан Миңнуллинның исән чактагы басмаларыннан "Тормышым булмышым" китабы бүләк итеп бирелде. Ирания Сәгъдиева чарада катнашучыларга зур рәхмәт белдерде.
Бу кичәдә Туфан аганы янә бер терелтеп, аның музеенда җыелып алу, сагынуга дәва, якты рухына дога- аны чын күңелдән яратканнарның, оныта алмый йөргәннәрнең догасы булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев