27 август 2013 яңалыклары
-
Республика көненә карата
Районда 30 августта Республика көнен үткәрү программасы бай һәм төрле булачак. 9.00дән 12.00 сәгатькә кадәр Саклык банкы бинасы каршында авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырыла, шул ук вакытта РДК мәйданында сәүдә рәтләре эшләячәк. 10.00да -мәйдәният йорты мәйданында Республика көненә багышланган тантаналы чара һәм бәйрәм концерты. Икенче мәйданда - стадионда, «Акчарлак» ССКда, шулай...
-
Август конференциясе
Гадәттә августта укытучылар узган уку елына йомгак ясый һәм яңасына бурычлар билгели. 26 августта укытучыларның секция бүлеге үткәрелде. Бу юлы хезмәттәшләр Затон урта мәктәбендә очрашты. Укытучылар үз эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. 27 августта РДКда киңәшмәнең пленар өлеше булды. Анда муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашты. МР башкарма комитетының РОО җитәкчесе...
-
Ышаныч телефоны
Районда наркотикларның законсыз әйләнеше фактлары турында гражданнар мөрәҗәгатен җыю өчен «ышаныч телефоны» һәм «кайнар линия» эше оештырылган. Район прокуратурасы бинасында әлеге категория мөрәҗәгатьләрен җыю өчен әрҗә куелган. Гражданнар югарыда телгә алынган сораулар белән 2-13-73 телефоны аша яки куелган әрҗә аша мөрәҗәгать итә ала. Шундый ук әрҗәләрне барлык шәһәр һәм авыл...
-
Сагынабыз сине, Туфан абый!
Халыкта «Кеше китә, җыры кала" дигән әйтем бар. Әгәр дә бүген районыбызның гына түгел, җөмһүриятебезнең дә горурлыгы булган Туфан абый Миңнуллин исән булса, аңа- 78 яшь тулган булыр иде. Инде бакыйлыкка күчкәненә дә елдан артык вакыт үтеп киткән. Якты хатирәләр (ә алар фәкать якты гына була ала) аны белгән һәркемнең...
-
Якты эзе бар
Без инде хәбәр иткәнебезчә, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры драматург әсәре буенча куелган "Яшьлек белән очрашу" исемле спектакль белән безнең районда гастрольдә иде. Ул Туфан абыйның туган көнендә- 25 августта язучының туган авылы Олы Мәрәтхуҗада яңа төзелгән клубта булды. "Исәнме, Туфан авылы!,-дип башлады сүзен театрның баш...
-
Хакимиятнең халык белән оператив элемтәсе
Республика территориясендә «халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасы узган елның апреленнән гамәлдә. Электрон мәйданчык uslugi.tatar порталында эшли. «Халык контроле»нә шикаять яки тәкъдимне 26 категория буенча җибәрергә була. Бүген кайбер объектив сәбәпләр буенча порталга кергән шикаятьләрен карау вакытын 30дан 10 эш көненә кадәр кыскартырга булдылар. «ТКХ» категориясендә шикаятькә җавап 3 эш көненнән...
-
Коррупциягә каршы тору
Халыкара тәҗрибә анализы күрсәткәнчә, ришвәт алган һәм биргән өчен генә түгел, ришвәт вәгъдә иткән һәм тәкъдим иткән, шулай ук ришвәт бирү турында үтенеч һәм аны алырга риза булган очракта да җинаять җаваплылыгы каралган алым бүгенге көндә киң кулланыш таба. Шушы положениеләр чит илләрдә коррупциягә каршы конвенцияләрдә һәм милли законнарда беркетелгән....
-
Читтә калмадылар
Җиденче ел инде Татарстанда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе үткәрелә. Шушы вакыт эчендә безнең районда гына да аз тәэмин ителгән гаиләләрдә яшәүче 250дән артык беренче сыйныфка баручы балага 1 сентябрьгә язу әсбаплары тутырылган букча һәм спорт формасы бүләк ителде. Узган җомгада мәктәп турындагы күңелле җырлар һәм әти-әниләре белән баручы матур...