Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сабантуйлар җитә

Татарстан Республикасы Президентының "Сабан туе" татар халык бәйрәмен үткәрү турында" Указын тормышка ашырып, муниципаль район башкарма комитеты карары белән Кама Тамагы штпда Сабан туе 6 июньдә үткәрелә. Предприятие һәм оешма, хуҗалык итүче субъектлар җитәкчеләре, җирле үзидарә органнарына чарада актив катнашырга, бәйрәмгә әзерлек һәм үткәрүдә ярдәм күрсәтергә тәкъдим ителә. 5 июньдә...

Татарстан Республикасы Президентының "Сабан туе" татар халык бәйрәмен үткәрү турында" Указын тормышка ашырып, муниципаль район башкарма комитеты карары белән Кама Тамагы штпда Сабан туе 6 июньдә үткәрелә.

Предприятие һәм оешма, хуҗалык итүче субъектлар җитәкчеләре, җирле үзидарә органнарына чарада актив катнашырга, бәйрәмгә әзерлек һәм үткәрүдә ярдәм күрсәтергә тәкъдим ителә. 5 июньдә "Кама Тамагы" авыл хуҗалыгы предприятиесе Келәрдә барлык хезмәткәрләр - авыл хезмәтчәннәре өчен Сабан туе оештыра. 7 июньдә "Олы Кариле" ААҖ хезмәтчәннәренә "Красный Восток" агрохолдингы Сабан туе үткәрә. Заовражный Каратайда табигатьнең матур почмагында үткәреләчәк район Сабан туенда каматамагыларны традицион милли ярышлар: көрәш, ат чабышыннан тыш, күп кенә күңелле сюрпизлар, кызыклы яңалыклар көтә. Парус регатасы суднолары, су мотоцикллары катнашында су тамашасы агымдагы ел үзенчәлеге булачак. Бәйрәмгә килгән һәркем халык уеннарында, күңелле тамашаларда катнаша алачак. Парлап, гаиләләп, төркемләп катнашырга мөмкин булган конкурслар барлык буыннар өчен дә якын булган бәйрәмебезне тагын да җанландырыр. Балалар һәм яшьүсмерләр өчен аттракционнар, уен мәйданчыклары каралган, балалар өлкәннәрдән аерым төрле халык уеннарында катнашып призлар һәм бүләкләр алачак. Бу көнне район мәдәният йорты каршында кичен барлык яшьтәгеләр өчен дискотека оештырыла. Ахырдан бәйрәм салюты була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев