26 май 2015 яңалыклары
-
Сабантуйлар җитә
Татарстан Республикасы Президентының "Сабан туе" татар халык бәйрәмен үткәрү турында" Указын тормышка ашырып, муниципаль район башкарма комитеты карары белән Кама Тамагы штпда Сабан туе 6 июньдә үткәрелә. Предприятие һәм оешма, хуҗалык итүче субъектлар җитәкчеләре, җирле үзидарә органнарына чарада актив катнашырга, бәйрәмгә әзерлек һәм үткәрүдә ярдәм күрсәтергә тәкъдим ителә. 5 июньдә...
-
Президент бүләге
23 майда Лаеш районының Каип авылында социаль объектлар ачылышы вакытында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ГИМСның Кама Тамагы участогына Yamaha VK 540Е снегоходы тапшырды.
-
Үз эше
Сергей Филягин үз тормышында берничә урында эшләр карый. Производствода да, мәктәптә дә эшли, хезмәткәр дә була. "Универсал" фирмасында эшләргә, компьютер техникасын ремонтлау белән шөгыльләнергә, тәкъдим иткәннән соң яңа мөмкинлекләр сынап карарга уйлый. -Эшкә шушы фирманы оештырган Рамил Хәйруллин белән Сергей Антоновтан өйрәндем. Хәзер һәркемнең өендә компьютер бар, барысы да аннан...
-
26 май - эшмәкәрләр көне
Хөрмәтле район эшмәкәрләре! Чын күңелдән Сезне һөнәри бәйрәмегез -Россия эшмәкәрләре көне белән тәбрик итәм! Ул мөстәкыйль эшләүче, үз эшләренә җаваплы караучы, әһәмиятле мәсьәләләрне хәл иткәндә куркып калмаучылар бәйрәме. Яңа проект һәм идеяләрне тормышка ашыру, район икътисадында үз позицияңне табу - ул зур талант һәм шул ук вакытта ярдәмгә, хөрмәткә лаек...
-
Балалар турында кайгыртып
Апас районыныж "Свияга" стационар-савыктҗыру лагеры балалар пособиесе алучы гаиләләрдәге 7-18 яшьтәге малайлар һәм кызларны түләүсез ял итәргә чакыра. Ял төре - савыктыру. Өч катлы җылы, ирке заллары, якты холлы һәм йомшак җиһазлар булган корпуста яшиләр. Лагерьга балаларны "Свияга" лагеры автотранспорты түләүсез алып китә һәм китереп бирә. Адресы: Апас районы. Дәвеш...