Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Республика прокуроры безнең районда эш визиты белән булды

Бүген Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нафиков Кама Тамагы районында булды. Визит вакытында күзәтчелек ведомствосы башлыгы узган елның августында Тәмтедә авыл халкын шәхси кабул итүдә бирелгән сорауларны гамәлгә кую барышын тикшерде. Район буенча аны МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов һәм район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров озата йөрде. Визит вакытында республика прокуроры...

Бүген Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нафиков Кама Тамагы районында булды. Визит вакытында күзәтчелек ведомствосы башлыгы узган елның августында Тәмтедә авыл халкын шәхси кабул итүдә бирелгән сорауларны гамәлгә кую барышын тикшерде. Район буенча аны МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов һәм район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров озата йөрде.

Визит вакытында республика прокуроры шулай ук Тәмтедәге чиркәүдә булып, иерей Владислав Князев белән сөйләште, торгызу эшләре белән танышты. Исегезгә төшерәбез, узган елны Илдус Нафиков район прокурорына чиркәүдән ике вәкилнең храм бинасын һәм аның җир участогын рәсмиләштерү соравы буенча тикшерү уздырган иде. Прокурор тикшерүе күрсәткәнчә, Тәмте территориясендә мәдәни мирас объеты (архитектура корылмасы) урнашкан, ул тарихи һәм мәдәни кыйммәткә ия булган, 1791 елда төзелгән Троица чиркәве. 2012 елда шәһәр төзелеше законын бозуларны тикшерү вакытында ачыкланган бозуларга бәйле рәвештә прокуратура Тәмте авыл җирлеге исеменә әлеге объектны хуҗасыз дип табу һәм аны киләчәктә рәсмиләштерүне тәэмин итәргә кириәклеге турындагы күрсәтмә чыгарган иде. 2014 елның апрелендә югары телгә алынган объект буенча аны дәүләт теркәве органына исәпкә кую турындагы карарның законг куйган вакыты чыкты. Моннан соң Тәмте авыл җирлеге башкарма комитеты район судына хуҗасыз бина - Троица чиркәвенә милек хокукын тану турындагы гариза җибәрә. Бу вакытта мәхәллә вәкиле күрсәтелгән таләпкә: объектны хуҗасыз дип табуга каршы чыга, чөнки аны мәхәллә карап тора. Берүк вакытта "Казанская Епархия Русской Православной Церкви" (Московский Патриархат) Татарстан Республикасы Арбитраж судына Тәмте авыл җирлегенә карата чиркәү бинасына милек хокукын тану турында дәгъва белән чыга. Нәтиҗәдә ТР Арбитраж суды дәгъва таләпләрен тулысына канәгатьләндереп, дини оешма ягына баса. Җирле хакимият прокуратура позициясе белән килешеп, суд бәхәсен шул хәл итү вариантына каршы чыкмый - район суды башкарма комитет гаризасын тикшермичә калдыра. Республика прокуроры ярдәме нәтиҗәсендә дини оешма чиркәү бинасын һәм җир участогын милеккә рәсмиләштерә, мәдәни мирасын объектын торгызу буенча тулы масштаблы эш башлау мөмкинлеге ала. Илдус Нафиков шулай ук узган елда аңарда кабул итүдә булган халык белән дә очрашты. Авыл халкы республика прокурорына үзәкләштерелгән газ һәм урам утлары булмауга зарланды. Илдус Нафиков күрсәтмәсе буенча район прокуратурасы тикшерү уздырды. Аның нәтиҗәсендә муниципаль хакимиятне урамнарны газ белән мәҗбүри тәэмин итү турындагы дәгъва белән судка мөрәҗәгать итә. Прокурор таләпбе тулысынча канәгатьләндерелгән. Хәзерге вакытта суд приставлары тарафыннан суд карарын мәҗбүри үтәтү чаралары кысаларында башкарма эш кузгатылган. Шулай ук район прокуратурасы эшкә алыну нәтиҗәсендә җирле хакимият Комсомол, Татарстан һәм Чайковский урамнарына ут куйдырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев