23 июнь 2015 яңалыклары
-
Казанны су баса язды
Бүген Казанда бик көчле яңгыр яуды. Әлеге минутларда урамнарда зур күлләвекләр, машиналарны этеп баручы кешеләр, ауган агачлар. Яшен торак йортлар өстендә яшьнәде. Әлегә зыян күрүчеләр турында хәбәр юк. Чыганагы: http://matbugat.ru/
-
Республика прокуроры безнең районда эш визиты белән булды
Бүген Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нафиков Кама Тамагы районында булды. Визит вакытында күзәтчелек ведомствосы башлыгы узган елның августында Тәмтедә авыл халкын шәхси кабул итүдә бирелгән сорауларны гамәлгә кую барышын тикшерде. Район буенча аны МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов һәм район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров озата йөрде. Визит вакытында республика прокуроры...
-
Казанда дача йортларына ут төртеп бер ханы үч ала
Казанда суд "Речник" бакчачылык ширкатендә дача йортлары һәм мунчаларга ут төртүдә гаепләнгән 39 яшьлек Гүзл Козыревага хөкем карары чыгара. Хөкемгә тартылган ханым мунчаларына ут төртеп, күршеләр - пенсионерлардан үч ала. Янгын салган зыян 400 мең сумнан артык тәшкил итә. Ут төртүчене бакчачылык ширкатендә патруль оештырган дачниклар ярдәмендә тоталар. Әле җитмәсә...
-
Казанда ресубликакүләм ифтар ашы уздырыла
26 июнь көнне "Казан Арена" стадионында III республикакүләм ифтар ашы узачак. Ббирегә биш меңләп мөселман җыелыр дип көтелә. Оештыручылар хәбәр итүенчә, мөнәҗәтләр башкарганнан соң, авыз ачып җәмәга ть намазы укылачак. шунысы игътибарга лаек: Россиянең бер генә төбәгендә дә мондый дәрәҗәдәге ифтар ашлары үткәрелгәне юк әле. Чараны РФ Мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе,...