Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Милләтара татулыкны яшьләр дә ныгыта

Татарстан Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча советның киңәйтелгән утырышы булып узды. Казан Кремлендә үткән чарада республика лидеры Рөстәм Миңнеханов, Россия Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Совет рәисе, Россия Президенты киңәшчесе Михаил Федотов та катнашты. Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне саклап калу...

Татарстан Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча советның киңәйтелгән утырышы булып узды. Казан Кремлендә үткән чарада республика лидеры Рөстәм Миңнеханов, Россия Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Совет рәисе, Россия Президенты киңәшчесе Михаил Федотов та катнашты.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне саклап калу юнәлешендә зур эшләр башкарылуын билгеләп узды. Әлеге юнәлештә даими рәвештә нәтиҗәле эш алып барылырга тиешлеген, яшьләр белән дә җитди эшчәнлек оештырылуның зарурлыгын искәртте ул. Үз чыгышында Президент мәктәпләргә дин нигезләре белән таныштыру өчен төрле дин әһелләрен чакыру уңай нәтиҗәгә китерәчәген ассызыклады, Татарстанда гомер итүче һәр милләт вәкиле үз туган телен өйрәнергә хокуклы булырга тиешлеген дә җиткерде. Татарстан хөкүмәтенең рәсми порталыннан алынган мәгълүматларга караганда, киңәйтелгән утырышты 2014 елда Татарстан дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәләре барланды, алга таба башкарылачак гамәлләр билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев