Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көзен балык тоту кагыйдәләре

Көз -балык чиерттерергә яратучылар өчен иң кулай вакыт. Әмма шунысын истә тотарга кирәк, елның бу вакытында балык тотучыларга куркыныч яный. су температурасы нибары 7-8 градус кына һәм көймә капланса, балыкчы суга төшә, чыланган өс киеме шунда ук аска тарта башлый, салкын су хәрәкәтне чикли. Мондый хәлдә кешене коткару ярыйсы гына...

Көз -балык чиерттерергә яратучылар өчен иң кулай вакыт.

Әмма шунысын истә тотарга кирәк, елның бу вакытында балык тотучыларга куркыныч яный. су температурасы нибары 7-8 градус кына һәм көймә капланса, балыкчы суга төшә, чыланган өс киеме шунда ук аска тарта башлый, салкын су хәрәкәтне чикли. Мондый хәлдә кешене коткару ярыйсы гына авырлаша. Салкын суда кеше артык туңудан вафат буларга мөмкин, чөнки организм эшләп чыгарган җылылык аны югалтуны тулыландырып өлгерә алмый. Кеше салкын суда беренче 5-15 минут эчендә барлыкка килгән «салкын шок»тан да ваафт булырга мөмкин. Суык сулышны каплый һәм тоемлау хисе тиз югала. Бу вакытта бәлагә таручы коткару көймәсе янәшәсендә булса да, аңа үзе генә менә алмый. Бәхетсезлек очраклары булдырмау өчен саклану чараларын үтәгез: җилле көнне сулыкка чыкмагыз, исерек килеш, җимерек, жилетсыз йөзү чарасына утырмагыз. Йөзү чарасына артык йөк тутырырга ярамый. Аз күләмле судноларга борт утлары куелырга тиеш (әгәр ул җитештерүче заводта каралган булса), шулай ук махсус фонарь булырга тиеш. Гадәттән тыш хәл килеп чыкканда бердәм дежур-диспетчер хезмәтенең коткару телефоны 01гә яки кәрәзле телефоннан 112 номерын җыеп шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев