17 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Көзен балык тоту кагыйдәләре
Көз -балык чиерттерергә яратучылар өчен иң кулай вакыт. Әмма шунысын истә тотарга кирәк, елның бу вакытында балык тотучыларга куркыныч яный. су температурасы нибары 7-8 градус кына һәм көймә капланса, балыкчы суга төшә, чыланган өс киеме шунда ук аска тарта башлый, салкын су хәрәкәтне чикли. Мондый хәлдә кешене коткару ярыйсы гына...
-
Түләүсез юридик хезмәт
«Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә 26 сентябрьдә 8.00-16.00 сәгатьтә гражданнарга «Россия юристлар ассоциациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы игълан иткән чираттагы түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең Халыкара көне үткәрелә. Адресы: Кама Тамагы штп, К. Марск урамы, 105 (китапханә бинасы). Гражданнарны нотариус, адвокат, прокуратура белгечләре, юристлар ассоциациясе әгъзалары кабул итә....
-
Үз хокукыңны бел
Стационар дзвалану вакытында табиб билгеләнгән даруларны мин сатып алырга тиешме? Сорауга мәҗбүри медицина фондының территория директоры Илсур Гарипов җавап бирә: -Стационар шартларда дәваланучылар даруларны сатып алырга тиеш түгел, бу - законга каршы гамәл. Дәвалану вакытында хастаханә дарулар белән түләүсез тәэмин итә. Медицина ярдәменең тиешле стандартларына яки тормышчан кирәкле һәм мөһим...
-
Билгеләнү
Зыятдинова Тәнзилә Кадыйр кызы, Кама Тамагы ЕРЦ директоры. 1969 елның 22 маенда ТАССРның Кама Тамагы районы Келәнче авылында туган. Югары белемле. 2006 елда икътисадчы белгечлеге буенча Мәскәү икътисад һәм статистика институтын тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген 1989 елда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң РАПОда икътисадчы булып башлый. 1990-1995елларда "Тырыш" колхозында баш...
-
Үзара эшләү
Каратал авылында янгынга каршы отрядның аерым посты бүген Иске Казиледә «Кояшкай» балалар бакчасында кунакта булды. Узган килгәндә балалар янгын темасына рәсем ясарга вәгъдә иткәннәр иде һәм менә янгын сүндерүчеләр җиңүчнне котлады. Иң яхшы рәсем өчен Каратал аерым посты бүлек командиры И. Сафин Язилә Җиһангировага грамота һәм бүләк тапшырды. Тәрбияче Р....