Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күңел җылысын өләшәләр

Районның социаль яклау тармагында игелекле, киң күңелле кешеләр эшли. Алар хезмәт күрсәткән өлкәннәр дә алардан шуны көтә. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендәге махсус китаптагы язулар да шуны раслый. Алар арасында үзәкнең аш пешерүчесе Фирдания Фәтхуллина да бар. «Без кешеләрне тәмле ашларыбыз һәм җылы сүзләребез белән дә дәвалыйбыз. Тернәклөндерү курсында булучыларга...

Районның социаль яклау тармагында игелекле, киң күңелле кешеләр эшли. Алар хезмәт күрсәткән өлкәннәр дә алардан шуны көтә. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендәге махсус китаптагы язулар да шуны раслый.

Алар арасында үзәкнең аш пешерүчесе Фирдания Фәтхуллина да бар. «Без кешеләрне тәмле ашларыбыз һәм җылы сүзләребез белән дә дәвалыйбыз. Тернәклөндерү курсында булучыларга ошый, без шуңа шат». Фирдания Ибраһим кызы 1986 елда «Акчарлак» рестораны каршындагы кулинария училищесын тәмамлаган һәм шул вакыттан яраткан эшендә. 2014 елда ул ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Лилия Гыйззетдинова 2007 елда Россия кооперация университетын тәмамлаган. 2009 елда Республика матди ярдәм үзәгенең 23нче филиалына алына, 2013 елдан бүлекчә мөдире булып эшли. «Эшебез кешеләргә файда китерә, димәк, аның мәгънәсе бар»,- ди үзенә дә, иптәшләренә дә таләпчән, ачык йөзле Лилия Мансур кызы.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Ләйсән Кәримуллина биредә 2010 елдан эшли. "Мин кешеләргә тормышта килеп туган авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәм. Бу җиңел түгел. Шулай да мин оештырырга, үз хезмәтемнең нәтиҗәләрен күрергә яратам." Ләйсән Фәит кызы төп эшеннән тыш та балалар һәм яшүсмерләр белән аралаша, "Ключ" ирекле үзәк рәисе дә. 2014 елда ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев