Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кече Кариле авыл көне үткәрелде

И авылым, җәйге матур кичләрең, Мөлдерәмә тулы тар инешләрең. Ник шулкадәр ямьле икән урамың? Әкрен атлап кабат-кабат урадым. Авыл көннәре халыкның яраткан, көтеп алган бәйрәменә әйләнде. Аларны кече авылларда да үткәрәләр. Аларның да горурланырлык данлы тарихы, танылган авылдашлары бар. Бу бәйрәмнәр - яңа күмәк эшләр башлап җибәрергә дә этәргеч була,...

И авылым, җәйге матур кичләрең,

Мөлдерәмә тулы тар инешләрең.

Ник шулкадәр ямьле икән урамың?

Әкрен атлап кабат-кабат урадым.

Авыл көннәре халыкның яраткан, көтеп алган бәйрәменә әйләнде. Аларны кече авылларда да үткәрәләр. Аларның да горурланырлык данлы тарихы, танылган авылдашлары бар. Бу бәйрәмнәр - яңа күмәк эшләр башлап җибәрергә дә этәргеч була, онытылган гореф-гадәтләребезне яңарта. 6 июнь авыл көне Кече Кариле авылында узды. Аны оештыручы авыл өчен көеп-янып яшәүче шушы авылда гомер итүче Мөдәррис Миңневәлиев. Ул авылдашларын пылау пешереп, коймак коеп сыйлады. Күршеләргә бәйрәмгә Олы Кариле мәдәният йорты директоры Илсур Кәримуллин үз баяны һәм бүләкләре белән килде. Ул бүләген авылның иң өлкән кешесе - 95 яшьлек Сөембикә апа Гыймранова бирде, тагын бер бүләге - уенчык машина бер сабыйга тапшырылды. Казаннан кайткан Зөлфия Яруллина җырларын бүләк итте. Атабайдан килгән Гөлзидә Исламова һәм Резидә Шакирова да җырлар башкарды. Күмәк халык җырлары яңгырады, баянга биеделәр. Олылар да, кечеләр дә канәгать калды, бүләкләр алды.

30 йортта 60 кеше яшәгән авылда да иганәчеләр табылды. Алар - Нурия Хисамова һәм Рузалия Йосыпова. Кечекарилеләрне матур башлангычлары белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев