10 июнь 2015 яңалыклары
-
Эретеп ябыштыручы – авылда хөрмәтле кеше
Илдар Бикчәнтәев туган хуҗалыгында 30 ел эретеп ябыштыручы булып эшли. Мәктәпне тәмамлауга ук "Искра" колхозына эшкә чыга, тракторчы булып башлый. Аннары армия хезмәтенә алына, яңадан туган авылына әйләнеп кайта. 1985 елга кадәр Илдар әфәнде механизатор булып эшли, аннары тәҗрибәле остазлары белән бергә эретеп ябыштыру аппаратын үзләштерә. Һәм менә 30 ел...
-
Кече Кариле авыл көне үткәрелде
И авылым, җәйге матур кичләрең, Мөлдерәмә тулы тар инешләрең. Ник шулкадәр ямьле икән урамың? Әкрен атлап кабат-кабат урадым. Авыл көннәре халыкның яраткан, көтеп алган бәйрәменә әйләнде. Аларны кече авылларда да үткәрәләр. Аларның да горурланырлык данлы тарихы, танылган авылдашлары бар. Бу бәйрәмнәр - яңа күмәк эшләр башлап җибәрергә дә этәргеч була,...
-
Күңелле сабантуй
Ләйсән Кәримуллина җитәкчелегендәге "Ключ" ирекле волонтерлар берләшмәсе район Сабан туен үткәрүдә актив катнашты. Алар "Президент белән бергә" иҗтимагый берләшмәсе оештырган "Татарстанда спортны яраталар" мәйданчыгында эшләде, балалар өчен Сумо, Чаңгылар, памперс киеп йөгерү һәм башкаларны үткәрде. - Бәйрәмдә барлыгы 15 волонтер эшләде, - ди Аня Тюрина һәм Әдилә Миңнуллина.- Безгә балалар...
-
Гаиләләрдә һәрвакыт бердәмлек булсын
Быел Сабан туенда тамашачылар игътибарын яңа гаилә эстафетасын үзенә җәлеп итте. Яшүсмер балалары булган гаиләләр күңелле ярышларда катнашты. Утын кисте, баласын һәм хатынын арбада йөртте, аннары өчәү бергә үзенәчлекле ыштан киеп билгеле бер араны йөгереп узды һәм моны барысыннан да тизрәк эшләргә кирәк иде. Гаиләдәге бердәмлек һәм үзара аңлашучанлык утын...
-
Татарстан Росреестрында Кырым хезмәттәшләре булды
ТРда Росреестр идарәсендә тәҗрибә уртаклашу максатында Кырым хезмәттәшләре: Кырым Республикасы дәүләт теркәве һәм кадастр дәүләт комитетының Бакчасарай районы бүлеге мөдире урынбасары Артур Меметов һәм "Крымкадастр" ООО юрисконсульты Марлен Хәлимов эш визиты белән булды.
-
“Фоника Гипс” заводында йөрәк-кан тамыры авыруларын кисәтү чарасы үткәрелде
Кама Тамагы үзәк район дәваханәсе белгечләре көндәлек режимда йөрәк-кан тамырлары авырулары буенча кисәтү эше алып бара. Шундый очрашуларның берсе районның иң зур предприятиеләренде берсе - "Фоника Гипс" заводында булды. Хезмәтколлективындла табиб-терапевт Вера Ерусланова йөрәк аыруларына китерү темасына багышланган лекция укыды һәм ТР Сәламәтлек Саклау министры Гадел Ваифн катнашындагы видеоролик күрсәтте....
-
“Кояшкай” һәркемне җылыта
Кама Тамагы урта мәктәбендә 90 балага "Кояшкай" җәйге мәктәп яны лагеры эшли. Нурия Хәбибуллина лагерь җитәкчесе, балалар белән исә башлангыч сыйныф укытучылары Нина Бубнова, Ирина Антонова, Ралия Вазыйхова эшли. Аларга 7-8 сыйныф укучылары ярдәм итә. Кичә лагерь рәсми төстә ачылды. Анда бар отрядлар үзләре белән таныштырды, җырлады һәм биеделәр.
-
Иске Казиледә Авыл көне
8 июньдә Иске Казиле авыл җирлеге үзешчәннәре җыр-биюләрен бизәлгән атка төяп, 12 июньдә узачак "Авыл көне"нә бүләкләр җыярга чыкты. Халык матур традициягә әйләнгән "Авыл көне" бәйрәмен ярата, шуңа күрә дә бүләк җыючыларны бик җылы каршы алдылар, бүләкләрен кызганмадылар.