Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казан зоопаркы аккошларны шәһәр күлләренә иреккә чыгара

Казан зоопаркы аккошларны шәһәр күлләренә иреккә чыгарып җибәрергә ниятли. Бу эш Идел һәм Кама сусаклагыч зоналар елы кысаларында башкарылачак диделәр зоопарк хезмәткәрләре. Төп максат - аккошларның санын арттыру, кошларны ирекле яшәү шартларына күнектерү. Зоопаркта элегрәк аккош балаларын башка зоопаркларга бүләк итә торган булганнар, ә быел чыккан алты кош баласын язга...

Казан зоопаркы аккошларны шәһәр күлләренә иреккә чыгарып җибәрергә ниятли. Бу эш Идел һәм Кама сусаклагыч зоналар елы кысаларында башкарылачак диделәр зоопарк хезмәткәрләре.

Төп максат - аккошларның санын арттыру, кошларны ирекле яшәү шартларына күнектерү. Зоопаркта элегрәк аккош балаларын башка зоопаркларга бүләк итә торган булганнар, ә быел чыккан алты кош баласын язга таба иреккә җибәрергә ниятлиләр. Зоопарк хезмәткәрләре, аккошлар Казан сулыкларында үзләренә урын табар, кайберләре Кабан күленә дә төшәр, дип уйлыйлар. 9 май алдыннан Кабан күленә ике пар аккош җибәрелгән иде инде.

http://Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев