10 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Бәхетле балачак
Келәнче мәдәният йорты һәрвакыт авыл халкын мәдәни тормышка җәлеп итеп татар халкы гореф-гадәтләрен, традицияләр саклау юнәлешендә даими эш алып бара. Әлбәттә, монда озак еллар бу мәдәни учакның утын сүндермичә, аны кайгыртып торган тынгысыз ханым- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлсем Нәҗмиеваның да өлеше зур. Ул яшь буын белән эшләүгә дә игътибар...
-
Яр чистарды һәм төзекләндерелде
Идел елгасы ярындагы причалда берничә көн рәттән балыкчылар һәм шул тирәдә яшәүчеләр төзекләндерү эшләре алып барды. Нәтиҗәсе күзгә күренә - яр буе чистарды, туфрак таулары юкка чыкты, причалның сул ягында яңгыр сулары җыелып торган зур иңкүлекләргә туфрак салынды. Бетон плитәләр су агып төшүне киртәли һәм мәйданчык өчен нигез булып тора....
-
Хезмәтләр сыйфатын арттыру– өстенлекле юнәлеш
Бүгенге көндә район электр элемтәсе узелының халыкка күрсәтүче хезмәтләр спектры киң һәм төрле. Хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен предприятиенең нинди чаралар комплексы эшләве һәм башкаруы турында РУЭС җитәкчесе Миңнур Нәбиуллин белән сөйләштек. - Элемтә сыйфатын яхшырту - безнең предприятие алдында торган төп бурычларның берсе. Элемтә сыйфатын яхшырту өчен кечкенә торак...
-
84 яшьлек Иван Краско 24 яшьлек укучысына өйләнде [+фото]
Танылган Иван Краско 24 яшьлек укучысына өйләнде. Кияүгә 84, ә кәләшкә 24 яшь. Краско 4нче тапкыр өйләнә. http://www.saby-rt.ru/
-
Казанда тагын бер боз сарае ачылды
Кичә Казанда "Алтын алка" боз сарае ачылды. Рөстәм Миңнеханов, шәһәр мэры Илсур Метшин белән узган ел әлеге боз сараена нигез ташы салган иде. Яңа Савин районындагы ул спорт корылмасы бер ел дигәндә сафка да басты. "Алтын алка" боз сарае ачылышында Татарстан Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты. - Без...
-
Казан зоопаркы аккошларны шәһәр күлләренә иреккә чыгара
Казан зоопаркы аккошларны шәһәр күлләренә иреккә чыгарып җибәрергә ниятли. Бу эш Идел һәм Кама сусаклагыч зоналар елы кысаларында башкарылачак диделәр зоопарк хезмәткәрләре. Төп максат - аккошларның санын арттыру, кошларны ирекле яшәү шартларына күнектерү. Зоопаркта элегрәк аккош балаларын башка зоопаркларга бүләк итә торган булганнар, ә быел чыккан алты кош баласын язга...
-
Акчаларны нинди валютада саклау отышлырак
Иктисади үсеш министры Алексей Улюкаев халыкны тынычландырды. Якын арада дефолт, сумның тагын да төшүе күзәтелмәячәк. Акчаларны сумнарда тоту отышлырак дип саный министр. Әгәр инде чит илгә барасыгыз яки укуга тотасыгыз бар икән, ул очракта доллар яки еврода саклау кулай була. 2015 ел азагы һәм 2016 ел башында Россия валютасы 61...
-
24нче сентябрь – ял көне
24нче сентябрьдә Татарстанда Корбан гаете билгеләп үтелә. Әлеге көн "Татарстан Республикасындагы бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы закон нигезендә ял көне булып санала. 24нче, 26нчы һәм 27нче сентябрь ял көннәре булып санала. 23нче сентябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм...